Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урюм мәдәният йорты директоры Сергей Подгорнов һөнәренә очраклы рәвештә килгән һәм анда инде ул егерме икенче ел эшли

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Урюм мәдәният йорты директоры Сергей Подгорнов һөнәренә очраклы рәвештә килгән һәм анда инде ул егерме икенче ел эшли.

–  Бездәге педагогика училищесын тәмамладым, Урюм мәктәбендә физкультурадан укыттым, аннары электр механигы, киселгән агачлардагы ботакларны кисүче, товар белгече булып эшләдем. Бервакыт, язгы чәчүдә эшләгәндә, мине безнең шул чактагы авыл Советы рәисе Евгений Гаврилович Курков очратты да, мәдәният йорты директоры булырга тәкъдим итте, – дип сөйли ул. 

Сергей Аркадьевич әйтүенчә, Урюм авылы мәдәният йортында хәзерге вакытта иҗади, бердәм коллектив эшли. Мәдәният йорты җитәкчесе үзе хакында сөйләргә яратмый, бары тик үз эшемне башкарам дип билгеләп үтә.  

– Нигездә, мин хуҗалык буенча эшләрне, әле тагын чараларда тавыш бирүне кайгыртам. Бары тик безнең мәдәният йортында гына түгел, килергә әйтсәләр, райондагы теләсә кайсы авылга барам. Районга респуб­лика башлыгы килгән чакта ике тапкыр аппаратура артында утырырга туры килде. Бу мәртәбәле булу белән бергә, шулай ук җаваплылык та өсти, – ди белгеч ышанычлы итеп. – “Умарина” һәм “Ялгат” иҗат коллективларының сәнгать җитәкчеләре Анжелика Карягина белән Елена Карпова – минем хезмәттәшләр, иҗат алар өчен алга этәрүче көч булып тора.       

Без Сергей Подгорновтан җирлек башлыгы Алексей Абмаев, секретарь Валентина Кудашова, авылның китапханә ветераны Тамара Куркова турында да ихтирам сүзләрен ишеттек, Галина Кудашованың хезмәттәшлеге дә матур  йолаларны дәвам иттерә, үткәрелә торган барлык чараларда мәктәп педагоглары һәм укучылар, балалар бакчасы, медпункт хезмәткәрләре зур өлеш кертә.   

– Безнең эштә ярдәмчеләрсез берничек тә булмый, моның өчен мин аларның һәркайсына рәхмәтле, – дип билгеләп үтә авылның мәдәният йорты директоры. – Безнең чараларны, бәйрәмнәрне тагын да ямьләндерүче иганәчеләр –  җирлектәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре турында да әйтми калдыра алмыйм. 

Урюмда соңгы ике елда Петров көне зурлап билгеләп үтелә. Аңа олылар да, яшьләр дә, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр дә килә,  авылның мәдәният йортында, урамда төрле телләрдә  матур җырлар яңгырап тора, җирлектәге үзешчәннәр һәм килүче артистлар чыгыш ясый. Сергей Подгорнов туган авылында яшәүчеләр өчен бу бәйрәмне матур бер йола итеп калдыру хакында хыяллана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X