Урман корткычлары белән көрәшә
17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне.
Виктор Зайкин, урманны саклау һәм яклау буенча инженер.
Виктор Зайкин Тәтеш урманчылыгында моннан ике ел элек, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеге буенча Ульяновск дәүләт университеты дипломын алгач, эшли башлаган.
– Урманны саклау һәм яклау буенча эшчәнлекне оештырам, урманнарда янгын чыгуга, урманнарны үз белдеклегең белән кисүгә һәм башка төр хокук бозуларга каршы, урманнарны янгыннан, зарарлы бөҗәкләрдән, авырулардан саклау буенча профилактик чаралар эшлим һәм гамәлгә ашырам. Урмандагы корткычлар һәм чирләр белән көрәшү эшләрен әзерләүдә һәм уздыруда катнашам, – дип сөйли Виктор Зайкин.
Шулай ук аның вазифасына халык арасында аңлату һәм тәрбия эшен оештыру, урмандагы хокук бозулар турында беркетмәләр һәм актлар төзү, хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен судларга һәм прокуратурага тапшыру өчен материаллар әзерләү керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев