Урманчылар гаиләсеннән
17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне
Надежда Миронова, урманны файдалану буенча инженер:
– Тәтеш урманчылыгында 2020 елдан бирле эшлим, бер үк вакытта аграр университетта да укыйм, урман хезмәте белгечлеге буенча магистратураны тәмамлыйм, – ди Надежда Анатольевна. – Мине урманчылар гаиләсеннән дип әйтергә була. Бабай белән әти урманчылар булган.
Аның вазифасына урманнардан файдалану мәсьәләләре буенча документлар әйләнешен алып бару һәм дәүләт мәгълүмат системаларына мәгълүматлар җибәрү, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре һәм сату-алу шартнамәләре реестрын алып бару, урман кишәрлеген арендалау турында декларация һәм шартнамә гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң урман секторларын карау, җирле халык өчен сату-алу шартнамәләре реестрын алып бару, урман үсентеләренең документларын аукционнарга әзерләү керә.
– Эш күләме зур, шулай булгач, эшсез утырырга туры килми. Районның урман тармагында эшләү миңа ошый: җитәкчелек әйбәт, коллектив дус, әле тагын – урманга, саф һавага еш чыгабыз, – дип уртаклаша Надежда Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев