Үз теләге белән киткән Дядя
“Ирем һәм әтиебез белән горурланабыз, ул безнең бик әйбәт”, – диләр Дмитрий Токпаевның хатыны белән кызы, кичерешләрен яшермичә, Тәтеш районыннан үз теләге белән киткән якын кешеләре турында
Келәштән Дмитрий Токпаев күптән түгел генә контрактка кул куйган һәм бүгенге көндә ул алгы сызыкта. Дядя (бу солдатның шартлы исеме) белән без узган атнада аралаштык. Интернет ярдәмендә, әлбәттә, чөнки аның белән элемтәгә керү өчен әлегә башка мөмкинлекләр юк.
– Контракт төзегәнемә 10 октябрьдә өч ай булды, махсус хәрби операциядә 29 августтан бирле катнашам. Алгы сызыкта һәр көнне диярлек булам, чөнки безнең егетләргә элемтә кирәк. Әгәр элемтә булмаса – җиңү булмаячак, – дип фикер йөртә Дмитрий Григорьевич.
– Элемтәче нинди булырга тиеш? – дип сорыйм мин.
– Беренче чиратта – кыю, тәвәккәл, чөнки син атыш астында барасың һәм дошман урнашкан җирләрне хәбәр итәр өчен, линияне нинди дә булса батальонга сузасың. Ә дошман элемтәченең үтүен көтеп кенә тора да инде. Аларның атышына эләкмәс, хәрби йөкләмәне үтәр һәм лагерьга кайтыр өчен, ничек тә булса тырышырга туры килә, – ди Дмитрий Григорьевич.
Интернет-элемтә тотрыклы түгел, аның белән сөйләшүебез өзелә, шуңа күрә әңгәмәне дәвам итәр өчен Келәшкә, солдатның хатыны Елена Токпаевага шалтыратам.
– Мин тумышым белән Кушкуйдан, без Дмитрий белән шунда таныштык та инде. Ул Марий Элдан, урманда тракторчы булып эшләде, урман кисте. Без бергә 6 ел торабыз, ләкин агымдагы елның 12 июлендә генә, ул махсус операциягә китәр алдыннан гына язылыштык. Диманың Келәштән йорт сатып аласы килде, биредә аның дуслары күп. Авылда аңа ошый, шәһәргә китәсе килмәде. Кызым беренче никахтан, әмма Дима аны үзенеке кебек итеп тәрбияли, үз кызы итеп рәсмиләштерде. Безнең әлегә уртак балабыз юк, ләкин мин барысы да алда әле дип өметләнәм, – дип сөйли Елена Алексеевна. – Июнь азагында махсус хәрби операциягә җыенгач, мин аңа ышанмадым, шаярта дип уйладым. Әмма аңа каршы төшү һәм кире уйларга күндерү мөмкин түгел, әгәр ул шулай хәл иткән икән инде, шулай булачак та. Килешергә һәм аны хупларга туры килде. Без еш аралаша алмыйбыз. Күбесенчә кичләрен бер-беребезгә хатлар язышабыз. Без Дима белән горурланабыз, ул безнең Батырлык орденына тәкъдим ителде.
Шуңа күрә туганнары һәм якыннары алгы сызыктан үзләренең Дядяларыннан яхшы хәбәрләр генә көтәләр.
фотоны Дмитрий Токпаев тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев