Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Үзен табигать белән берләшкәндәй хис итә

17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне

Александр Карабаев, Тәтешнең урман хуҗалыгы директоры урынбасары: 

– Табигатькә һәм урманга мәхәббәтем балачакта ук, аерым алганда бабам мине үзе белән урманга саф һавага алып чыга башлагач, барлыкка килде. Мин моны түземсезлек белән көтеп ала идем. Еллар узган саен урман мине үзенә тагын да ныграк җәлеп итә башлады, һәм миндә гомеремне урман хуҗалыгы белән бәйләү теләге туды. Сигезенче сыйныфта ук инде мин “урман эше” юнәлешенә укырга керергә дигән катгый карарга килдем, әмма, имтиханнардан соң ук сыйныфташлар белән безне армиягә алдылар, ләкин мин хыялымнан читкә тайпылмадым һәм хәрби бурычны үтәп кайткач, аграр университетның урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга кердем. 

Аны 2016 елда тәмамлагач, Тәтеш­тәге урман хуҗалыгына эшкә урнаштым, анда башта урманчылык белгече булдым, аннары урманчыга күчерелдем, производство участогы мастеры булып хезмәт куйдым, ә 2018 елның июленнән директор урынбасары булып торам. 

Без үсентеләр үстереп, питомникта эшлибез, урманда агач үсентеләре культуралары утыртабыз, агротехник карауны гамәлгә ашырабыз, агартабыз, чистартабыз, агач материаллары әзерлибез, ә конторда эшләгәндә проектлар төзибез, актлар, нарядлар, килешүләр язабыз.

Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, һәм хезмәтем минем өчен рух күтәренкелеге өсти дип әйтә алам, чөнки мин үземне табигать белән берләшкәндәй хис итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев