Вадим Самаркин: “Тәтеш минем өчен – беренче урындагы шәһәр”
“Авырлыклар аркылы үткәннән соң гына белем һәм мөмкинлекләр чиген киңәйтергә мөмкин”, – дип саный Вадим Самаркин
Тумышы белән Тәтеш ягыннан булган бизнесмен Вадим Самаркин “Авангард” газетасы журналистларына эшкуарлык эшчәнлеген ничек башлап җибәрүе турында сөйләде, киләчәккә планнары һәм балачак хатирәләре белән уртаклашты.
– Вадим Александрович, үзегезнең балачагыгыз хакында сөйләгезче.
– Мин Тәтеш районының Кече Бисәр авылында, укытучылар гаиләсендә туган. Әти-әнием хезмәт эшчәнлекләрен Олы Шәмәк урта мәктәбендә башлап җибәргән, шунда өйләнешкәннәр дә. Без Кече Бисәр авылында яшәдек, соңрак Олы Шәмәккә күчендек. Әлеге авылда мин сигезенче сыйныфны тәмамладым, ә 9 нчы класска инде Тәтештәге 1 нче мәктәпкә бардым. Валентина Алексеевна Трофимова безнең сыйныф җитәкчесе булды, класс – химия профилендә иде. Мин мәктәпне тәмамлагач, КДУга механика-математика факультетына укырга кердем.
– Эшкуарлык эшчәнлегендә сезнең беренче адымнарыгыз ничегрәк булды?
Студент буларак, 90 нчы еллар башында, илебез гаять зур борылышлар юлына баскач, килеп чыккан барлык нәтиҗәләр белән базар икътисадына күчтем, үземне бик тә эшкуар сыйфатында сынап карыйсым килде. Базарның төп алымнарына өйрәтә торган төрле курсларга йөрдем, товарлар сатуның төрледән-төрле ысулларын тормышка ашырырга тырышып карадым. Берникадәр тәҗрибә һәм танып белү туплагач, Тәтештә үземнең сәүдә ноктасын оештыру идеясе туды. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе буа янындагы яшел киоскны һәм ул шәһәрлеләрне көндәлектә кирәкле товарлар белән тәэмин итүен хәтерлидер әле. Дусларымның берсе белән без шәһәрдәге бер оешмадан кирәксезгә чыккан дип бирелгән, исәптән төшерелгән автофургонны үз кулларыбыз белән диярлек киоск итеп ясадык. Башта эшләве җиңелләрдән булмады инде әлбәттә, әмма акрынлап эшләр яхшырганнан-яхшыра барды, ләкин бизнеска зур игътибар таләп ителде, укуны калдырырга туры килде. Беренче югары белемне мин инде шактый соңрак алдым, икенчесен – узган елны, юриспруденция буенча магистратураны тәмамладым. Әйтергә кирәк, укырга бер дә соң түгел.
– Алга таба сезнең бизнесыгыз ничек корылды?
– Районның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәтемне эшкуарлык эшчәнлегендә иң мөһим этап дип саныймдыр, мөгаен. 1999 елда минем тарафтан яңадан төзегән предприятие районда электр җайланмаларын монтажлау һәм төзекләндерү, шулай ук товарлыклы-сөтчелек фермаларына хезмәт күрсәтү эшләрен җайга салу башлап җибәрелде.
Проблемалы хуҗалыкларны инвестор сыйфатында үзгәртеп коруда катнашу, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яңа шартларда оештыру, кайчакта ул бик үк уңышлы булмаган эшчәнлек тә булырга мөмкин, әмма бу, әлбәттә инде, бәһаләп бетергесез тәҗрибә, бөтенләй башкача караш, кыйммәтләрне яңадан бәяләү.
Район җитәкчелегенә, шул вакыттагы хакимият башлыгы Петр Александрович Чекмаревка, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Николай Петрович Кузинга ышаныч күрсәткәннәре, башлангычларда ярдәм иткәннәре һәм һәрчак гадел тәнкыйтьләгәннәре өчен бик рәхмәтлемен.
Соңгы 15 елда мин проблемалы активлар, инвестиция эшчәнлеге белән шөгыльләнәм. Эш төрле юнәлешләрдә бара, бу сәнәгать тә, төзелеш тә, күчемсез милек тә, авыл хуҗалыгы һәм башкалар да. Бүгенге көндә хезмәткәрләрдән һәм партнерлардан торган зур команда югары класслы белгечләр – юристлар, икътисадчылар, финансчылар, төзүчеләр, инженерлардан тора. Минем катнашымда компанияләр төркеменә 10 предприятие керә.
Төзелеш материалларын җитештерү һәм сату төп юнәлеш булып тора, төп актив – керамик продукцияләр җитештерү заводы, балчык чималын чыгару һәм җитештерү, республиканың Югары Ослан һәм Тәтеш районнарындагы карьерлар, сәүдә һәм транспорт компанияләре, шулай ук Олы Шәмәк авылындагы зур булмаган авыл хуҗалыгы производствосы – бөртекле культуралар җитештерү.
– Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
Планда – производствоны үстерү һәм яңартып төзекләндерү: югары сыйфатлы керамик продукция чыгару, сату даирәсен киңәйтү, Тәтеш районында балчык ятмалары урнашкан яңа урынны эшкәртү, авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчү мәйданнарын арттыру.
Якын араларда Олы Шәмәк участок хастаханәсенең элеккеге бинасын яңартып төзекләндерүне төгәлләргә ниятлибез, югыйсә әлегә учреждениенең нәрсә өчен файдаланылачагы билгеле булмаса да, медицина-социаль профиле сакланачак.
– Сезнең өчен Тәтеш шәһәре нәрсә ул?
– Тәтеш минем өчен – беренче урындагы шәһәр, мин анда үстем, укыдым, буй җиткездем, беренче хисләрне, беренче җиңүләрне, беренче җиңелүләрне кичердем. Биредә якыннарым, туганнарым, дусларым яши. Ни аяныч, соңгы елларда Тәтешкә сирәк кайтыла, шулай да һәрбер кайту минем өчен дулкынландыргыч.
Идел өстендә гаҗәеп матур таң атуын каршыларга, гаиләм белән тын урамнар буйлап йөрергә яратам.
Балачак хатирәләре яңара: Иделдә иртә таңда балык тоту, анда бәртәс һәм шыртлакалар каптыру; якшәмбе көнне “Иртәнге почта” тапшыруыннан соң гадәттәгечә Ленин бакчасына бөтен шәһәрдән малайлар җыелу, футбол уйнаучылар үзләренекеләр өчен җанатарга, кемдер аралашырга, дуслар белән очрашырга килү. Бөтен шәһәр кызыл төскә кереп “янган”, Җиңү көнендә факел тотып йөргән демонстрацияләр.
Тәтешнең ничек үзгәрүенә, матурлана, төзекләнә баруына сөенәм. Район җитәкчелеге тарафыннан тәтешлеләрнең яшәеш сыйфатын яхшырту, туристлык тармагын үстерү, иң яхшы традицияләрне торгызу буенча гаять зур эшләр башкарылуы сизелә.
Тәтеш районы игенчеләре республикада авыл хуҗалыгы производствосы буенча алдынгылар рәтендә тора, үткән елларда моны беркем дә күз алдына китерә алмый иде. Рекордлы Тәтеш уңышында безнең дә, кечкенә генә булса да, өлешебез бар икәнлеген аңлау шатландыра. Район башлыгы, тәҗрибәле һәм хуҗалыкчыл җитәкче, район потенциалын искиткеч итеп тормышка ашыра.
– Сезнең тормыш шигарегез нинди?
Бу минем тормыш шигарем дип әйтә алмыйм, бу барыннан да бигрәк, кайда кыен, шунда булу принцибыдыр, мөгаен. Өстенлекләр эзләмәскә. Авырлыклар аркылы үткәннән соң гына белем һәм мөмкинлекләр чиген киңәйтергә мөмкин.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев