Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ветеран котлаулар кабул итте

Бөек Ватан сугышы, Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге ветераны, эчке эшләр хезмәтенең отставкадагы сержанты Игнат Осипян июльдә 87 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

(Тәтеш, 25 июль, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА). Бөек Ватан сугышы, Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге ветераны, эчке эшләр хезмәтенең отставкадагы сержанты Игнат Осипян июльдә 87 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Игнат Арутюнович Азәрбайҗан Республикасының Мардекермский районында күп балалы гаиләдә якты дөньяга аваз сала. Ереван шәһәрендәге җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хәрби-техник училищега укыр­га керә. Бакудагы янгын сүндерү частенә эшкә урнаша, ә аннары хезмәт эшчәнлеген  ТАССР Эчке эшләр минис­трлыгының Тәтеш районы янгын сүндерү час­тендә дәвам итә. Эчке эшләр органнарында 27 ел хезмәт куя. 
Шушы еллар эчендәге фидакарь хезмәте өчен Игнат Арутюнович СССР һәм ТАССР Эчке эшләр министрлыгы медальләре белән бүләкләнә, аның шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Тәтеш районы  эчке эшләр бүлеге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары  бар. 

Эчке эшләр органының атказанган ветераны хәзерге вакытта Олы Тарханда гомер кичерә. Россия эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге җитәкчелеге аның белән даими элемтәдә булып, ветеранның көнкүреш проблемаларына игътибар итә, аның өенә барып хәл-әхвәлләрен белешеп тора. Ветеранны Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең полиция подполковнигы Ренат Хәсәнов һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары Советы рәисе Владимир Краюшкин туган көне белән котлады. Алар Игнат Арутюновичка тантаналы рәвештә тәбрикләмә тапшырып, нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет теләделәр. 

Фото Россия эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегеннән тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев