Владимир Ерусланов Урюмда яши, “И. С. Казаков”та 2010 елдан алып хезмәт куя
Район газетасы корреспондентлары “И. С. Казаков” КФХда булдылар.
(Тәтеш, 28 август, “Тәтеш таңнары”). Владимир Ерусланов Урюмда яши, “И. С. Казаков”та 2010 елдан алып хезмәт куя, механикалаштырылган ындыр табагында икенче ел эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе әйтүенчә, үзенең вазифасына җаваплы карый.
– Механизатор булып эшли башладым. Хәзер дә кайвакытларда, ярдәм кирәк булган чакларда, кырга чыгам, мәсәлән, урып-җыю вакытында, – дип уртаклаша Владимир Ерусланов. – Минем эш көнем сәгать 7дә башлана һәм кичке сигездә тәмамлана. Эшем барлыгына гаиләм дә бик сөенә. Улыма биш яшь, еш кына минем белән барасы килә, аңа кызык.
Ындыр табагында барысы да автоматлаштырылган, ләкин бу Владимирдан җаваплылыкны төшерми. Биредә, теләсә нинди эшчәнлектәге кебек, үз вазифаңда белемле итеп эшләү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев