Владимир Сурыгин күзәтчелегендә – ындыр табагы
“И. С. Казаков” крестьян-фермер хуҗалыгында барысы да урып-җыюга юнәлдерелгән
Владимир Сурыгин хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куя, шуңа күрә аның территорияләрендәге һәм складларындагы тәртипкә күзәтчелек итә, ә урак өсте вакытында ашлыкны сортларга аеру белән дә шөгыльләнә. Язын чәчүгә әзерләнүдә турыдан-туры катнаша – орлыклар агулый. Аның эше авыр түгел, ләкин җаваплы, дип саный. Владимир Викторович Казахстанда туган, бала чагында әти-әнисе белән Урюмга күченеп кайткан. Авыл хуҗалыгы тармагында 1989 елдан бирле хезмәт куя. Башта – фермада, ә 2007 елдан “И. С. Казаков” КФХда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев