Хезмәт төбе – хөрмәт
Яңа ел якынлашканда без Тәтеш районындагы предприятиеләрнең, оешмаларның җитәкчеләрен сораштырдык һәм аларның үз хезмәткәрләренең кайсысына Ел кешесе исемен бирергә теләүләре турында белдек. Сораштыру шулай ук социаль челтәрдәге безнең төркемнәрдә дә үткәрелде.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Бүген без төрле эшчәнлек өлкәләрендәге, тормышка карашлары төрле булган кешеләр турында язабыз – аларның һәркайсы Тәтеш районы үсешенә, димәк, илебез тарихына да, аерым бер өлеш кертә дигән сүз.
Людмила Лузгова, сәламәтлек саклау тармагы ветераны
Людмила Петровна кече яшьтән үк балалар дәваларга һәм аларның гомерләрен коткарып калырга хыялланган. Казандагы медицина институтында белгечлек алган. Хезмәт эшчәнлеген Тәтешнең үзәк район хастаханәсендә 1980 елның декабреннән башлап җибәргән. Ике елга якын – 1985 елның ноябреннән 1987 елның октябренә кадәр – Алжирда эшләгән. Тәтешкә кайткач, үзен балаларның сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган. Людмила Петровна күптән түгел лаеклы ялга китте. Аның зур җаваплылык хисе, һөнәри осталыгы хезмәттәшләрендә хөрмәт һәм кешеләрдә ярату уята алган. Ул – табиб һөнәренә 50 елга якын гомерен багышлаган. Тәтешлеләр аның хакында, шәфкатьлелек һәм башкалар чиренә сизгерлек күрсәткән белгеч буларак, рәхмәт сүзләре белән сөйлиләр. Людмила Лузгова өчен иң югары танылу ул – кечкенә пациентлар һәм аларның әниләре арасында лаеклы абруй казану.
Әмин Сәйпиев, “Татарстан” агрофирмасы механизаторы
Әмин Хатыйп улы районның авыл хуҗалыгы тармагында 40 елдан күбрәк хезмәт куя. Ул киң профильле тракторчы-машинист. Ел саен югары күрсәткечләргә ирешә. 2022 елда ул язгы кыр эшләре вакытында 940 гектар чәчкән, 903 гектар мәйданга дым каплау үткәргән, 1201 гектарга культивация ясаган, бу 2021 ел белән чагыштырганда – 102 процентка һәм 2019 ел белән чагыштырганда 105 процентка күбрәк. Әмин Сәйпиев гомере буе туган җиренә тугры хезмәт куя, авыл хуҗалыгы предприятиесендәге яшь буын хезмәткәрләр аңардан үрнәк ала.
Сергей Арцыбашев, балалар сәнгать мәктәбе директоры
Сергей Юрьевич – балалар сәнгать мәктәбенә 2021 елдан бирле җитәкчелек итә, шушы кыска вакыт эчендә сәнгать мәктәбендә яхшы якка күп үзгәрешләр булды. Фольклор һәм хореографиянең яңа юнәлешләре ачылды, быел мәктәпнең матди базасы 7,5 миллион сумга яхшыртылды. Сергей Арцыбашев инициативасы буенча, балалар сәнгать мәктәбе базасында беренче тапкыр үз конкурслары: “Тәтеш Арт-фест” Бөтенроссия конкурсы, “Иҗади тандем”, “Рәсемнәрдә мәкальләр”, “Халык йолалары” конкурслары оештырып үткәрелде.
Йөз илле мең сум күләмендә ТР Хөкүмәте гранты гамәлгә ашырылган, түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча план өч тапкырга арттырып үтәлгән. “Пушкин картасы” программасы буенча актив эшләр алып барыла.
Анастасия Максимова, Кошки-Новотимбаево мәктәбе педагогы
Анастасия Александровна авыл балаларына 12 ел инглиз телен өйрәтә һәм күптән түгел башлангыч сыйныфларны укыта башлаган. Ел аның өчен “Кеше тәрбияләү – 2022” республика һөнәри осталык конкурсының район этабында катнашу белән башланган, ә инде “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының район этабында катнашу белән тәмамланган. Узып баручы елда ул шулай ук башлангыч сыйныфларның класс җитәкчесе итеп билгеләп куелган. Балалар белән эшләүне бик мөһим һәм җаваплы, шул ук вакытта кызыклы хезмәт, дип саный. Анастасия Максимованың алда проектлары күп, ул аларны 2023 елда тормышка ашырырга планлаштыра.
Николай Шарло, төзекләндерү буенча “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәре
Николай Владимировичны предприятиедә бөтен эшне булдыра ала торган оста кеше дип йөртәләр, ул биредә биш елга якын хезмәт куя. Аның хезмәте шәһәребез өчен елның теләсә кайсы вакытында да кирәкле. Күптән түгел булган бозлавыкта ул тротуарларга ком сипкән, шәһәр чыршысын бизәгән, җәй айларында чүп үләннәрен чабу белән шөгыльләнә, чүп-чарны җыештыра. Әгәр инде балаларның уен мәйданчыгында яки паркта берәр җайланма җимерелсә, уңган ир-ат аларны тиз арада тәртипкә дә китерә. Николай Владимирович үзенә йөкләнгән эшләрне мөһим һәм мөһим түгелгә бүлеп карамый, аның өчен теләсә нинди эш кирәкле булып тора, һәм ул аны бик яхшы итеп, җаваплылык белән башкара. Эшне оста итеп башкаруы һәм шәхси сыйфатлары өчен ир-атны коллективта хөрмәт итәләр.
Рәшит Габдрахманов, Тәтешнең спорт мәктәбе тренеры-укытучысы
ТРның атказанган укытучысы яшь буынны тәрбияләү белән 40 елдан бирле шөгыльләнә. Ул үзе, әле мәктәп укучысы булганда ук инде, секцияләргә йөреп, үзенең гомерен спорт белән шөгыльләнүгә багышларга булган. Башта Тәтешнең педагогия училищесын тәмамлаган, армиядә хезмәт итеп кайткач, педучилищеда укыта башлаган, хәзер инде 10 елдан күбрәк спорт мәктәбендә балаларны спорт күнекмәләренә өйрәтә. Һөнәри эшчәнлегенең барлык дәвамы барышында аның шәкертләре төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр, бу, Рәшит Рәхим улының үз хезмәтенең остасы булуын күрсәтә. Ә ул үзе, шәкертләренең уңышлары – аның өчен иң яхшы бүләк һәм алга таба эшләр өчен этәргеч булып тора, дип белдерә.
Нина АЛЮКИНА, җиде бала анасы
Нина Семеновна шәһәрле Полина Слугина белән бергә Тәтештә хәйрия склады оештырудан тыш, ул махсус хәрби операциядә катнашучы Россия солдатларына кулыннан килгән кадәр актив булышлык күрсәтә: носилкалар тегә, бүгенге көндә окоп шәмнәре ясый. Нина Семеновна Полина белән аларның үтенеченә тәтешлеләрнең игътибарлы булуын һәм җитештерү өчен кирәкле парафин, калай банкалар, картон китерүләрен билгеләп үтә. Хатын-кызлар солдатларыбызны рухи яктан хуплау өчен, һәрбер окоп шәменә “Тәтештән җылылык белән” дип язылган наклейка ябыштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев