Хезмәткәрләр – зур бер гаиләдәй
17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне
Надежда Аржанова, баш икътисадчы:
– Тәтештәге урман хуҗалыгында 2019 елның августыннан бирле эшлим. Беренче көннәрдән үк барлык хезмәткәрләр дә – бер зур гаиләдәй дигән тәэсирләр туды, бу минем өчен гаҗәп булды. Барысының да эшләү тәҗрибәсе гаять зур иде. Коллективка кереп китүдә ниндидер борылышлар булмагандыр, мөгаен, әле тагын миңа, яшь белгеч буларак, барысы да ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Мин үз эшемне бик яратам. Кайвакытта көннең ничек үтеп китүен дә сизми калам. Биредә һәр хезмәткәр үзенең мөмкинлекләрен тормышка ашыра ала. Иң мөһиме, түземлек һәм эшләргә теләк булу.
Урман – илебезнең төп байлыкларыннан берсе, бәяләп бетергесез табигый бүләк. Сәламәтлегебез һәм балаларның сәламәтлеге дә аның нинди торышта булуына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев