Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ярдәм һәм ышанычны тоеп

Питомникта яшәүче Зоя һәм Юрий Драгуновлар күптән түгел якут туйларын билгеләп үтте.

(Тәтеш, 15 май, "Тәтеш таңнары"). Алар уртаклашканча, еллар сизелми дә уза, ә күңел яшь булып кала. “Без Людоговка клубында очраштык, анда мине директор итеп җибәргәннәр иде, – дип сөйли Зоя Александровна. – Яшьләр күп иде, китап укырга, шахмат уйнарга, бию кичәләренә җыелдылар. Юрий миңа баштан ук игътибар итте. Мин фатирда яшәдем, үзем бит “Садовод”тан, кызлар мине озата баралар иде, ә ул безне читтән озатып бара”.

Юбиляр ханым егетнең дә күңеленә хуш килүен – аңардан тынычлык, ышаныч бөркеп торуын, әле тагын гашыйк итәрлек чибәр булуын яшерми. Үҗәт егет үзенең сөйгәне белән бер ел дуслашып йөргәч, алар 1980 елның 12 апрелендә күңелле итеп туй уздыралар. Берникадәр вакыттан яшь гаилә “Садовод”ка яшәргә күченә, хатынын шунда клуб мөдире итеп билгелиләр, ире совхозда хезмәт куя. Иренең әнисе белән бергә яши башлыйлар, Юрий Гаврилович раслаганча, уртак тел тапканнар, ике буынга бер түбә астында бер дә кысан булмый. Гаиләне бердәм хезмәт берләштерә, дип саный ир белән хатын. Элегрәк абзар-курада күп итеп мал-туар асраганнар, аларны барысын да карап торырга кирәк булган, ике балаларын да эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Кырык еллык стажы булган мәдәният хезмәткәре күп көч-кодрәт һәм шәхси вакытны таләп иткән үзенең  вазифасына аңлап караганы өчен иренә рәхмәтле. Әле тагын аңа ир-атларча ярдәм дә итә икән – клубта кайбер җиргә төзеклекләр кертә, чыршы урнаштыруда, нәрсәнедер ремонтларга булыша. “Ул минем хуҗалыкчыл, ышанычлы, аңа һәрчак таяна алам”, – ди хатыны Юрий Гаврилович турында хөрмәт һәм горурлык белән. 

Мул итеп корылган табын янына балалары, өч оныгы еш җыела.
“Оныклар белән без әйтерсең лә яңадан тугандай булабыз, яңа көч барлыкка килә, алар хакына яшәргә була”, – диләр гаилә тормышын бергә узган юбилярлар ышанычлы тавыш белән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев