Язмышына рәхмәтле
Район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова өчен һөнәри эшчәнлек бары тик хезмәт кенә түгел, ә яшәү рәвеше.
(Тәтеш, 19 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, фото Диановларның гаилә архивыннан). ЗАГСка барысы да мөрәҗәгать итә: биредә яңа гражданин тууын, тормыштагы вакыйгаларны теркиләр, кеше гомерендә иң соңгы язу эшләрен башкаралар. Шуңа да ЗАГСта эшләү аң-зиһен, төгәллек кенә түгел, шулай ук кешелеклелек, психология белеме, җан җылысы таләп итә.
Тормыш юнәлеше
Лариса Михайловна күп балалы гаиләдә дүртенче, төпчек кыз булып якты дөньяга аваз сала. Актив, спортны яратучы һәм чибәр – совет фильмындагы әлеге канатлы сүзләр язма героебызга бик төгәл туры килә. Стендка ату мәктәбендәге дәресләр төгәллеккә һәм түземлеккә өйрәтә, музыка мәктәбе кызның яңа сәләтен ачарга ярдәм итә. Лариса мәктәп ансамблендә җырлый һәм гитарада уйный.
Язмыш агымы
Казандагы мәдәният институтына укырга керә – гаиләдәге хәлләр аркасында туган шәһәренә кайта, педагогия училищесында бер семестр укыгач, “минем өчен түгел”... дигән карарга килә (искәрмә: нәтиҗәдә белгечлек ала – институтта методист-оештыручыга һәм педагогия училищесында музыка укытучысына).
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Дуслар” ансамбленең беренче җитәкчесе Василий Петяев аңа үз вакытында кирәкле юнәлешне бирә – коллективка клавишларда уйнарга чакыра. Әле тагын, ансамбльнең соло-гитарачысы, талантлы музыкант, барлык уен коралларында уйнаучы, булачак ире – Алексей Дианов та бу вакытта армиядән кайта. Лариса Михайловна район мәдәният йортында 1982 елдан 2001 елга кадәр методист булып эшләгән вакытларын матур хатирә итеп искә ала. Кызы Ирина бала арбасындамы, сәхнә артындагы җәелгән гәҗитләр өстендәме, хезмәттәшләренең кулында булсынмы, һәрвакытта әти-әнисе янәшәсендә үсә. Биш яшендә кызчык Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә тәүге тапкыр чыгыш ясый һәм “Бүген минем туган көнем” дигән җырны гаҗәеп матур итеп башкарып, башкала тамашачыларында соклану уята. Ә аның нәкъ тә шул көнне туган көне дә була.
2001 ел тирән үзгәрешләр белән истә кала: Лариса Дианова эшчәнлек өлкәсен алыштыра – администрациянең ЗАГС бүлегендә (хәзерге – башкарма комитет) әйдәп баручы белгеч буларак эшли башлый. Дүрт елдан соң, тәҗрибәле остазы, бүлек начальнигы Людмила Хрисанова пенсиягә киткәндә хезмәтенең өметле кулларда икәнлегенә ышана. Һәм ялгышмый. Бурычларны уңышлы хәл итү ведомство бүләкләре белән билгеләнә. Иң югарысы – Россия юстиция министрлыгының Мактау грамотасы. Никахлашу тантанасын теркәүне иң яхшы алып баручылар бәйгесендә җиңгән өчен бирелгән ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе Рәхмәт хаты аерым урын алып тора. Безнең ЗАГС 2011 елда никахлашу тантанасын республикада беренчеләрдән булып милли йола буенча теркәүне алып бара. Тәтешлеләрнең тәҗрибәсе “ЗАГС” дип исемләнгән Россия журналында 2018 елның сентябрендә басылып чыга. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Дианова яраткан эшенә җан җылысын биреп хезмәт куя. Алар хезмәттәше-әйдәп баручы белгеч Наталья Амплеева белән барлык чараларга гаҗәеп матурлык һәм тирән тәэсирләр өстиләр, ЗАГСка мөрәҗәгать итүчеләрнең күңел халәтен чын йөрәктән аңлыйлар.
Эшләгән еллары эчендә Лариса Дианова 2500дән артык сабый тууны һәм
никахлашучы 1700 парны теркәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев