Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Җылы сүз белән дә ярдәм итә

Тәтешле Татьяна Артюшкина үзенең фармацевт хезмәте турында “Бу – минеке” дип әйтә.

(Тәтеш, 20 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Хатын-кыз балачакта ничек итеп апасының аңа бүләккә “Доктор җыелмасы” язылган зур тартма алып кайтуын, аны ачкач кызның ап-ак халатка игътибар итүен искә төшерә. “Аны кигәчтен үк, күңелгә киләчәктә шуны һичшиксез эшкә киячәкмен дигән ниндидер уй килде, башка бернинди һөнәрдә үземне күз алдына да китерә алмадым”, – ди ул. Пролей-Каша мәктәбе чыгарылышы сигезенче сыйныфтан соң медицина училищесына укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. Кыз югары белем алырга теләп, медицина инс­титутына укырга керергә омтылып карый, ләкин нибары өченче тапкырында гына нияте чынга аша.

“Менеджмент факультетын һәм югары шәфкать туташы белемен тәмамладым, өйгә кайттым, кияүгә чыктым, декрет ялына кадәр Тәтеш үзәк район хастаханәсендә дәвалау физкультурасы табибы булып эшләдем”, – дип саный тормыш юлын Татьяна Владимировна.

Улы туганнан соң медик районның халыкка социаль яклау бүлегендә табиб-валеолог булып эшли башлый. “Санитар-мәгърифәт эшен алып бардым: районның белем бирү учреждениеләрендә, предприятиеләрдә яман гадәтләрнең зыяны, хәрәкәт эшчәнлегенең, дөрес туклануның файдасы турындагы лекцияләр белән чыгыш ясадым, – дип сөйли тәҗрибәле медик. – Өлкән кешеләр белән дә шөгыльләндем, алар һәрвакытта үзләренең какшаган сәламәтлекләрен ничек саклау белән кызыксындылар. Тәтешлеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклегенә ышандырырга омтылдым, кемгәдер минем лекцияләр файдалы булгандыр һәм ярдәм иткәндер, дип ­өметләнәм”.

Татьяна Владимировнаның тормышында эшсез калган вакыты да булган, әмма бу чакны актив ханым медицина көллиятендә фармацевтка укуга файдаланырга булган. Беренче сессияне генә ябып кайт­кан вакытта бөтенләй дә очраклы рәвештә шәһәрдәге даруханәләрнең берсенә кергәч, аның булачак белгечлеге буенча хезмәткәрләр кирәкмиме дип кызыксынган, һәм, бәхеткә, бер эш урыны була.

Тәтешле менә инде җиденче ел һәр иртәдә ак халатын кия дә кешеләргә чирләрен җиңеп чыгу һәм иммунитетларын арттыруга ярдәм итү өчен киштәләр алдына баса. “Бездә кешеләр күп була, даими клиентларны йөзләреннән танып беләбез, аларга кирәкле препаратларның исемнәре һәм дозалары инде үзеннән-үзе искә төшә, – дип уртаклаша Татьяна Владимировна. – Пенсионерларга үзенчәлекле даруга алмашка һәрвакытта арзанрак охшаш үрнәген тәкъдим итәм. Әгәр дә теге яки бу чир буенча сораулар бирсәләр, консультация алырга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән киңәшне бирәм – сәламәтлеккә игътибарлы һәм бөтен җаваплылык белән карарга кирәк”. 

Татьяна Владимировнаның хезмәттәше Ирина Юрьева аның хакында ягымлы, илтифатлы хезмәткәр буларак сөйли, сатып алучылар шулай ук тәҗрибәле фармацевтка һәм мөлаем ханымга ихластан ышана: препаратлар сатып алганда шатлыклары, борчулары белән дә уртаклашалар, аның һәрвакытта җылы сүз белән дә ярдәм итәсен беләләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев