Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Йолалар мирас булып калсын

Татар халкында борынгы әби-бабайлардан ук сакланып килгән “Балага исем кушу” дигән бик күркәм йола бар. Бүгенге язмабызда шул хакта бәян итәрбез.

(Тәтеш, 18 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Сабыйның якты дөньяга аваз салуы гаилә өчен иң зур шатлык. Моның белән бергә яшьләргә һәм аларның якыннарына әле тагын җаваплылык та өстәлә. Йола буенча балага исеме кушарга, сабыйны ана телендә әхлаклы итеп тәрбияләргә кирәк, – дип күңел кичерешләре белән уртаклаша районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.  
Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, исем сайлауда игътибарлы булырга һәм өлкәннәр киңәшенә колак сала белергә кирәк. Чөнки ул бер тапкыр һәм гомерлеккә кушыла. Сабыйга бәхет китерерлек, тирән мәгънәгә ия исем сайлау бик тә мөһим. 

“Исемне озакка сузарга ярамый, алайса бала елак була, диләр иде әбиләр. Шуңа да йортка аяк баскач ук, туган-тумачаны, кода-кодагыйларны чакырып балага исем кушу йоласы үткәрелә. Баланы караватка салгач, имам азан әйтә, дога укый һәм уң колагына сабыйның һәм әтисенең исемен әйтә, изге теләкләрен пышылдап, дога кыла, – ди Рима Гомәр кызы. – Исем кушу мәҗлесе әти-әни, кода-кодагый, әби-бабай, гаиләдәге кешеләр һәм туганнар катнашында үтсә яхшы, дип уйлыйм. Чөнки татар халкының күркәм йолаларын өлкәннәрдән дә яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Ә яшь буын боларны күреп, йөрәгенә салып куярга тиеш. Мисалга, берничә ел элек Олы Тормы авылындагы безнең “Ак калфак”лар да әлеге йоланы бар нечкәлекләренә кадәр төшендереп күрсәткән иде. Ул чакта безнең күңелләр йомшарып, шулхәтле дулкынланып караган идек һәрбер күренешне. Районыбызда әлеге йоланы сабыйларын якты дөньяга тудырган һәр ата-ана, һәр татар гаиләсе шартына туры китереп, бүгенге көнгә кадәр аны саклап килә, дип ышанычлы итеп әйтергә була. Бу бик сөендерә. Сабыйлар гына күбрәк тусын һәм йолаларны шулай ук яшь буынга да мирас итеп калдырсак иде диясе килә”.

рәсемдә: Олы Тормы авылында Илсөя Хәйруллина исем кушу йоласы
күренешендә./ФОТО ГӘҖИТЕБЕЗ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев