Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Йөрәк кушуы буенча педагог

Надеж­да Петухова Тәтештәге 2нче урта мәктәптә 30 елдан күбрәк рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куя.

(Тәтеш, 3 октябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). Рус әдәбияты укытучысы – үзенчәлекле кеше, ул рухи яктан үстерергә, иң нечкә кылларына кагылырга кирәк булган иң нәзберек хис – баланың күңел тойгылары белән эшли.  “Күп эшләр өчен күп белергә кирәк, яхшы эшләр өчен һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк, үзең өчен яңаны, өйрәнелмәгәнне, ачарга кирәк”, – дип саный Надежда ­Петровна.

Иң мөһиме – укытучы баланы хөрмәт итәргә, аңа кайгыртучанлык һәм игътибарлылык күрсәтергә  тиеш. Ул – көч-куәте ташып торган эшчән кеше, үз-­үзен аямыйча хезмәт итеп, һәрвакытта үсештә. Таләпчән, үзенең эшен ярата, балалар белән уртак тел таба белә, аның дәресләре һәрчак кызыклы үтә. 

“Зирәклек ул – мәрхәмәтлелек белән  бергәләшкән акыллылык”, – дип раслаган бөек педагог һәм язучы Александр Солженицын. Надежда Петровна балага мөрәҗәгать иткәндә аның йөрәген җылыт, аның карашын ныгыт, аның иҗады башлангычын уят, кирәк булса аның өчен дөрес юнәлеш сайлар өчен ярдәм итүче бул, дигән кагый­дәгә таяна. Алдан күрүчәнлек, гадел булу, зирәклек аның төп сыйфатлары. Шуңа күрә ул үзенең хезмәттәшләре арасында абруй казана, ата-аналар һәм укучылар хөрмәт итәләр”, – дип тасвирлый аны директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Галина ­Кондакова. 
Надежда Петровна  балаларны укытып кына калмыйча,  аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга да булыша. Укытучының  тырыш һәм  озак еллар хезмәт тәҗрибәсе  бүләкләр белән билгеләп үтелгән, тик шулай да укучыларның яратуыннан һәм рәхмәтеннән дә зур бүләк юк. Аның укучылары төрле өлкәдә эшлиләр: араларында хәрбиләр, юристлар, табиб­лар, педагоглар, инженерлар бар. Алар үзләренең укытучылары белән әле дә аралашып тора. 
“Надежда Петровна  укытучылыкта вазифасы буенча гына түгел, ә йөрәк, күңел кушуы буенча да. Аның рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә  аерым мохит, укытучы белән укучылар арасында аерым ышанычлылык хөкем сөрә. Безне рус әдәбияты әсәрләре белән таныштырып, аларны укыганда турыдан-туры әйтелмәгән фикерне аңларга, тоярга, кайгы-шатлыкны уртаклашырга өйрәтте. Мин мәктәпне тәмамлаганга ун елдан артык, ләкин  дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, кайсы илдә генә булсам да аңа  дәресләре, киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп открыткалар җибәрәм. Аның ярдәмендә без төрле өлкәләрдә кирәкле белгечләр, гади генә әйт­кәндә, чын кешеләр булдык”, – ди аның турында Юлия Железнова. 

фото Надежда Петухованың гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев