Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Зәйнуллиннар: Иң мөһиме – татулык һәм ышаныч

Тәтештә яшәүче Фәридә һәм Тәүфыйк Зәйнуллиннар быел ­алтын туйларын билгеләп үткәннәр.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).

Алар икесе дә Буа районында туып-үскәннәр, кыз – шәһәрдә, ә егет – авылда, шулай да аларның гаилә тормышы Тәтеш җирендә ­ныгыган.

–  Тәүфыйк Буа мәктә­бендә укыды, мин – медицина училищесында. Ул күршедә яшәүче сыйныфташы янына килеп йөрде һәм бервакыт мине күргән дә, “нинди чибәр кыз” дип, аңардан безне таныштыруын үтенгән. Дөресен әйткәндә, шулай ук Тәүфыйк та миңа ошады – озын буйлы, төз гәүдәле, ягымлы, – дип искә төшерә Фәридә Равил кызы. – Мәктәптән соң ул авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, без бер-беребезгә бик еш хатлар язышып тордык, почта килгәнне түземсезләнеп көттек. Тәү­фыйк өйләре­нә сирәк кайтып йөрде, без урамга чыга, кинога бара идек, шулай да бер-беребезгә озак вакытлар “сез” диеп эндәштек.   

Медицина училище­сын тәмамлагач ­кызны Югары Ослан ­районына җибәргәннәр, әмма ул ан­да озак ­тоткарланма­ган, егет аңа өйләнешергә тәкъ­­­­дим ясап, Фәридәнең әти-әнисеннән аның кулын сораган. 1972 елның сентябрендә яшьләр кү­ңелле итеп туй уздырганнар. Гаилә Казанда фатирга кереп яшәгән, ире дүртенче курста укуын дәвам иткән, эшләгән дә, ә хатыны хас­таханәгә шәфкать туташы булып эшкә урнашкан. Бер елдан соң аларның кызлары Илсөяр туган, кызга исемне әтисе сайлаган. Кайчандыр ул татар язучысы Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы” китабында кыю кыз Илсөяр турында укыган булган, үз кызын да киләчәктә нәкъ шундый итеп күрергә теләгән. Ел ярымнан соң га­иләгә шатлык өстәп уллары Илгизәр якты дөнь­яга аваз салган. Аннары инде Зәйнуллиннар дүр­тесе бергә Тәтешкә кү­ченгәннәр, анда гаилә башлыгын авыл хуҗалыгы техникумына инженер итеп җибәргәннәр, ә хатынына район хастаханәсендә шәфкать туташына урын табылган. Алар әйтүенчә, шул вакыттан алып шәһәр алар өчен якын җиргә әйләнгән.  

– Башта фатирда яшә­дек, аннары үзебезгә торак бирделәр. Кызыбыз Ләлә шунда туды, аңа исемне табиб Ләлә Фазыловна хөрмәтенә куштык, – дип уртаклаша Фәридә ханым. 

Ир белән хатын бергә эшләгән хезмәттәшләре хакында эчке бер җылылык белән сөйлиләр. Тәүфыйк Габдулла улы авыл хуҗа­лыгы кадрларын укытуга 33 ел гомерен багышлаган, пенсиягә чыгар алдыннан соңгы дүрт елында горгазда эшләгән. Фә­ридә Равил кызы район хастаханәсендә ун ел хезмәт куйган. Аннары сель­хозтехникага шәфкать ту­ташы булып күчкән, шуннан соң – автотранспорт предприятиесендә, аннары горгазда хезмәт куйган. Ире әйтүенчә, аның хатыны һәрчак һәм һәр җиргә өлгергән – балаларын тәр­бияләргә дә, өйләрендә дә, терлекләр күп асралган абзар-кура тирәсендә дә һәрвакытта чисталык һәм тәртип булган. Зәй­нуллиннарның тормыш шигаре, алар белдергәнчә: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”.

– Эш минем өчен һәрчак беренче урында булды, – ди ир-ат. – Балаларны да мин ерактан гына тәрбияләдем.

Шулай да хатыны тө­гәллек кертә: 

– Ул  һәрчак балалар белән булырга тырышты. Без бергәләп “Биш кешенең йөрәге” дигән өй стенгазетасы ясый идек, аңа бәйрәмнәр вакытында һәркайсыбыз үзебезнең теләкләрне, әти белән әнине ничек күрәселәре килүен, без балаларны ничек кү­рергә теләвебезне яздык, ирем рәсем ясады. Ишегалдында бергәләп эшләдек, яшелчә бакчасындагы тү­тәлләрне чүптән арындыру өчен алар һәркемгә аерым бүлеп бирелде, табигатькә ял итәргә чыктык. Кызларга йорт эшләрен алып барырга өйрәттем. Ирем болай дип әйтә инде: “Салтыков-Щедрин әкиятендәге кебек – алар кеше яшәми торган утрауда да үзлә­ренең дә, башкаларның да тамагын тук итәчәкләр”.     

Фәридә Равил кызы ире­нең хезмәт сөючән­ле­ген, җавап­лылыгын, барлык тереклекне яратуын иң игътибарга алырлык сыйфатлары буларак билгеләп үтә. Ул боларның барысын да балаларына да тапшыра алган, алар мәктәпне медальгә тә­мамлаганнар, югары белем алганнар, гаиләдә өч фән кандидаты бар. Ләкин ир белән хатын үзләренең зур гаиләсен иң зур казанышлары дип саныйлар – балалары аларга биш онык бүләк иткәннәр. Якыннары белән очрашу һәм аралашу өлкән Зәйнуллиннарга көч-дәрман бирә, һәм алар үзләренең яратуларын, кайгыртуларын бүләк итүне дәвам итәләр.    

– Гаиләдә иң мөһиме – татулык, үзара аңлашу, ышаныч, ярдәмләшү, шул чакта барысын да җиңеп чыгарга була, – диләр алтын юбилярлар. – Әле тагын тормыш юлыбызда яхшы кешеләр генә очрап торуы белән дә бәхетле без. 

фото: Зәйнуллиннар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев