Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Зур Әтрәчтән Илнур Сәйфул­лин гомер буе туган җирендә хезмәт куя

Хәбәрчеләребез “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

(Тәтеш, 4 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Зур Әтрәчтән Илнур Сәйфул­лин, үзенең әтисе Хамис абый кебек, гомер буе туган җирендә хезмәт куя.

– Әти мине 10 яшьтән кырга алып йөри башлады, миңа барысы да кызык иде, – дип искә төшерә ир-ат. – Җәйге каникул вакытларында аның комбайнчы  ярдәмчесе булып эшләдем, ул мине үз эшенең нечкәлекләренә өйрәтте, миңа карата таләпчән булды. Армиягә кадәр мин колхозда тракторчы булып эшләдем, кайткач кабат техникага утырдым. Гомумән алганда 20 елдан күбрәк инде хезмәт куям.    

Аның улы Ильмир да аграрийлар белән бергә. Ул, үзенең әтисе кебек, игенчеләрнең данлы династиясен дәвам итеп, шулай ук комбайн ярдәмчесе булып эшли.    

– Эшләве миңа ошый, мине җаваплы хезмәткә ышанып кую­лары белән горурланам. Яхшы хезмәт хакы да эшләп алырмын, гаиләгә дә ярдәм итәрмен, үзем өчен берәр әйбер дә сатып алырмын дип уйлыйм, – ди елмаеп яшь егет. – Ашлык җыюда иртәдән кичкә кадәр эшләдек, тәмле итеп пешерелгән төшке ашны кырга китерәләр иде, уңышны вакытында җыеп алырга тырыштык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва-2022