Зурәтрәчле Рамил Вәлиев авыл хуҗалыгы предприятиесендә инде 30 елдан бирле эшли
Хәбәрчеләребез “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.
(Тәтеш, 3 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Зурәтрәчле Рамил Вәлиев авыл хуҗалыгы предприятиесендә инде 30 елдан бирле эшли.
– Армиягә кадәр һәм аңардан соң да колхозда тракторчы булып хезмәт куйдым, аннары анда управляющий да булдым. Хәзерге вакытта “Нур” агрофирмасында склад мөдире булып эшлим. Хәзерге хезмәтем миңа ошый, һәрчак кешеләр арасында, – ди Рамил Бәдретдин улы.
– Мин чәчүлекләр, фураж өчен җаваплы. Игенне кырдан урып-җыю – бер нәрсә, ул үзенең сыйфатын югалтмасын өчен, аны бит әле сакларга да кирәк, шуңа күрә ел әйләнәсе эш бара. Хуҗалык җитәкчелеге производство базасын зурайтуны кайгырта, ел саен яңа объектлар сафка бастырыла, һәр елны складлар төзелә. Урып-җыю вакытында ашлыкны башта эшкәртүгә салабыз, аннары складларга кертәбез, бездә барлыгы 10 склад бар. Минем карамакта 10 кеше, ир-егетләр җаваплылар, бердәмнәр, эшне башкарырга һәрчак әзер торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев