18 апрель – Ха лыкара һәйк әлләр һәм тарихи урыннар көне.
Тәтеш урамнарында архитектура һәйкәлләре.
(Тәтеш, 18 апрель, «Тәтеш таңнары») Тәтеш – үзенчәлекле шәһәр, аның тын урамнарында үткән елларны ачып бирә алырлык корылмалар хәзергә кадәр сакланган.
Сәүдәгәр И. Г. Полосухин йортында балыкчылык тарихы музее урнашкан. Бина тарихи күренешен саклап калган. Чатлы кечерәк манаралар белән өй түбәсенең кирпеч кыегы калкып тора, кирпеч йөзлекләре белән дугасыман тәрәзәләр бер ягы диварга кертеп, дүрт кырлы багана рәвешендә ясалган һәм замок кирпече белән тәмамланган. Тере архитектура һәйкәле “кирпеч” юнәлешендәге эклетик төрдә эшләнгән.
Медицина фәннәре докторы, РСФСРның атказанган табибы А. М. Боголюбов Ленин урамындагы 38нче йортта ярты гасырдан артык гомер кичергән. Бер катлы агач бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Бу йорт җирлек билгеләнешендәге мәдәни мирас объекты булып санала.
Кайбер шәһәрлеләр балалар китапханәсе яныннан көнгә берничә тапкыр узып йөрсә дә, бинаның шулай ук муниципаль билгеләнештәге тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәле булуын барысы да белеп бетерми. Сәүдәгәр Н. Ф. Крупин йорты – турыпочмаклы бер катлы агач бина. Керү юлы ярым дугалы капкалары белән берләштерелеп кирпечтән ясалган, биек тәрәзәләргә уеп ясалган бизәкләр аны матурлап тора.
Шәһәр үзәгендә, Свердлов һәм Горький урамнары кисешкән урында, XIX гасыр азагында – XX гасыр башында торгызылган, Е. Д. Фокеев утары урнашкан. Биредә савыт-саба, бакалея һәм тиредән эшләнгән товарлар белән сату иткәннәр. Утар территориясенә төп йорт һәм кибет бинасы кергән. Утарның төп йорты – почмаклы, ике катлы, ярымташтан. Беренче кат агачтан, биек тәрәзә йөзлекләре уемнап ясалган. Кирпеч капка һәм кибет бинасы бер төрле, күпертеп һәм кырлы итеп төзелгән. Тышкы күренеше симметрияле бизәлешне үз эченә алган.
Без шәһәр урамнарында күрә алган тарихи мирас объектларының бу нибары бер өлеше генә, әлбәттә.
Безгә әйтеп бетергесез бәхет елмая: һәр көнне диярлек, бөтенләй дә бушка, без үткәннәргә гаҗәеп экскурсия ясый алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев