Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Апрель ае – “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына язылу кампаниясе башлануын белдерә

2022 елның 4 апреленнән 14 апреленә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге, “Бакча өчен тачка һәм лейка” дигән язгы акция үткәрелүе турында игълан итәбез, катнашучыларның икесенең тачка яки лейка оту мөмкинлеге бар.*

(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Яз күпләрдә бакча эшләре вакыты җитүен, ә апрель ае – “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына язылу кампаниясе башлануын белдерә.
Шуңа күрә без 2022 елның 4 апреленнән 14 апреленә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге, “Бакча өчен тачка һәм лейка” дигән язгы акция үткәрелүе турында игълан итәбез, катнашучыларның икесенең тачка яки лейка оту мөмкинлеге бар.*

Оттырышта катнашу өчен телефон номерыгыз язылган квитанция күчермәсен tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасына яки 89600412228 номеры буенча Ватсапка җибәрегез  яисә Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт адресы буенча редакциягә китерергә мөмкин.

“Бакча өчен тачка һәм лейка” акциясендә катнашучыларның барысы да, һәр ярты еллык тәмамлангач, абунәчеләр арасында уздыра торган традицион призлар уйнатуда автомат рәвештә катнашучыларга әйләнә. Шуңа күрә, 2022 елның 4 апреленнән 14 апреленә кадәр газетаны рәсмиләштереп, квитанциясен безгә җибәрүчеләрнең приз отуга өмете зуррак булачак.

“Авангард” газетасы редакциясендә 2022 елның 18 апрелендә 14 сәгатьтә бакча өчен тачка һәм лейка уйнатылачак.
“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарының бәясе 2022 елның II ярты еллыгына ташламалы яздыру ункөнлегендә – 721 сум 56 тиен (төп абунә 781 сум 80 тиен). 
Белешмә өчен телефоннар: 2-53-84, 2-54-95.

Приз уйнату вакыты: 04.04.2022 елдан 14.04.2022 елга кадәр. Приз уйнатуны оештыру, аны үткәрү кагыйдәләре, призларның исәбе, вакыты, урыны һәм аларны алу тәртибе турындагы мәгълүмат www.tetyushy.ru “Тәтеш таңнары” сайтында урнаштырылган.
*Бакча өчен тачка уйнату – кимендә 50 кеше катнашканда ­үткәреләчәк.  

реклама 16+   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев