Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Электр монтерлары ярышты

Тәтештә “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы Буа электр челтәрләренең бүлгеч челтәрләре электр монтерлары ярышлары узды.

(Тәтеш, 28 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова фотосы). Ике атна дәвамында Татарстанның сигез районыннан килгән вәкилләрнең үз тәҗрибәләрен һәм осталыкларын күрсәтү мөм­­кинлеге булды. 

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Челтәр компаниясе” ААҖның бүлгеч челтәрләре буенча техник директор урынбасары Дмитрий Шаповалов, “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре директоры Ай­рат Җиһаншин катнашты. “Шундый югарылыктагы чараның чираттагы тапкыр­ шәһәребездә үтүе сөендерә. Сезнең эшегезне хәрбиләр батырлыгына тиңләргә мөмкин, чөнки безне электр белән тәэмин итеп, теләсә нинди һава торышы шартларын­да төзексезлекләрне җайга салып, сез еш кына героик гамәлләр башкарасыз”, – дип мөрәҗәгать итте ярышта катнашучыларга Рәмис Хатыйп улы.

Электр монтерлары бригадасы табигыйлыкка туры китерелгән шартларда ярыш­­ты. Мисалга, “торак” йортка якын ботакны алыштыру этабы көчәнеш астында барды, шулай булгач катнашучыларның ялгышырга хаклары булмады. Бәйге программасына шактый катлаулы, зыян күрүчене электр тогыннан азат итү һәм аңа беренче ярдәм күрсәтү, трансформатор ячейкасында чыккан янгынны бетерү кебек, барлыгы шундый җиде этап кертелгән иде.  “Челтәр компаниясе” ААҖ Буа РЭЧ филиалының Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин әйтүенчә, шуларның икесенә беренче тапкыр үзгәрешләр кертелгән. “Бригадаларның эшен бәяләү өчен судьялар тарафыннан технология картасы төзелде. Ярышта катнашучыларның һәрбер хәрәкәте өчен билгеле бер баллар исәпләнде”, – дип уртаклашты ул.

Электр монтерлары Андрей Еремеев, Иван Коробов, Александр Сидоров, Александр Тарасов составындагы Тәтеш РЭЧ командасы барлык сынауларны лаеклы итеп башкарып чык­ты: ике көн барган ныклы көрәш нәтиҗәсе булып егетләрнең җиңүе тора. Буа энергетиклары Мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде, өченчегә – Кама Тамагы вәкилләре. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тәтеш РЭЧ хезмәткәрләре ел саен уңышларга ирешә – алдынгылар өчлегенә эләгә, ә өченче ел рәттән инде беренчелекне кулдан ычкындырмый.

Электр монтеры Андрей Еремеев – ярышта алты еллык стажы булган катнашучы. “Һәрвакытта көчле көн­дәшләр килә. Туган җирдә чыгыш ясау безгә бик булышлык итә, әлбәттә. Ярышлар ярдәмендә без эштә ниләр ярап куярга мөмкин булуын беләбез”, – ди ул. Һәм, әлбәттә, команда эше уңышта иң төпләрнең берсе булып тора. Безнең егетләрнең бер-берләрен ярты сүздән аңлауларына төшенер өчен, алар артыннан хәтта берничә минут кына күзәтеп тору да җитә.

Тормышны электр энер­гия­­сеннән башка күз алдына да китереп булмый, заводлар туктый, Интернет эшләми башлый. 

Бәхеткә каршы, бу бер­кай­чанда алай булмаячак, чөнки “Челтәр компания­се” ААҖда безнең йортларга яктылык бирүче чын профессионаллар хез­мәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев