Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Мин бит татар малае – 2019”

Олы Тархан мәдәният йортында шулай дип исемләнгән бәйге булып узды.

(Тәтеш, 26 февраль, «Тәтеш таннары», Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы)). Анда Тәтештәге 1нче, Бидәңге, Олы Тархан, Олы Тормы, Алабирде, Зур Әтрәч, Байраш мәктәпләрендә укучы малайлар катнашты. Шулай ук жюри әгъзалары буларак районның “Колос” ҖЧҖ, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, үзәк район хас­таханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров, оешма вәкилләре: Асия Ибраһимова, Сәлимә Арсланова, Сания Сәмигуллина, Гөлчәчәк Зәйнуллина да бәйге кунаклары булдылар.

Балаларның ягымлы вә сөйкемле карашлары, бер-берләре белән күрешеп  сөйләшүләрен ка­рап тору үзе бер күңелле күренеш. Менә алар залда нәрсәдер кабатлыйлар, үзара фикер алышалар, киемнәрен ыспайлап рәтләп куялар. Сәхнәдә Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев һәм аның шәкерте Самат Солтанов бәйге баш­лануын игълан иттеләр. 

Бәйге сынаулары үз эченә берничә номинацияне алды.  Катнашучылар татар телен белүләрен, шулай ук бәйге сынауларына иҗади якын килеп, барлык биремнәрне тырышып үтәделәр: үзләре белән таныштыр­дылар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, татарча җыр башкардылар, очып-очып биеделәр, спорт күнекмәләрен күрсәттеләр, кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Бидәңгедән Самат Сәйфетдинов  “Татар малае – 2019”, Гадел Мәүлетов “Иң сәләтле малай”  исемен яуладылар. Олы Тарханнан Данил Куркин бар яктан уңган булуы белән залдагыларны сок­ландырды һәм җырда да, биюдә дә, спортта да иң шәп егет булуын күрсәтеп, Гран-прига ия булды. Байраштан Илфир Хәсәнов сәхнәдә үзен чын егетләрчә тотты һәм “Иң уңган малай” дигән исемне алды. Зур Әтрәчтән Илфир Шәйхетдинов сәләтле булуы белән аерылып торды һәм “Иң зирәк малай” дип танылды. Алабирдедән Раниз Габ­базов  “Иң кыю малай”,  Фәндүс Әскәров  “Тамашачы мәхәббәтен яулаган малай”, ә Рәсим Галиәкбәров  “Иң тапкыр малай” булды. Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Илназ Садриев “Иң тырыш малай” дигән исемне яулады. Олы Тормыдан Инсаф Мөхәммәтҗанов кул белән идәннән 25 тапкыр күтәрелеп, “Иң көчле малай”,  Раил Гыйззәтуллин  “Иң ягымлы малай” икәнен расладылар. Бәйгене алып барган Самат Солтановка да жюридагылар бертавыштан “Иң җитез малай” дигән исемне бирделәр.  

“Бүген без балаларның сәләтләрен, тырышлыкларын күрдек. Районда балаларга күңелле чаралар оештырылуы сөендерә. Аларның чын күңелдән әзерләнүләре күренеп тора. Яшьләрне җәлеп итә торган матур бәйгеләр, гореф-гадәтләрне яктырткан чаралар һәрвакыт дәвамлы булсын иде”, – диде үзенең чыгышында бәйгенең иганәчесе Рима ­Гомәр кызы. 

Кызу ярыштан соң балалар “Татарстан” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимовның хәйрия ярдәмендә әзерләнгән мул табынга җыелып чәй эчтеләр. 
Йөзләре алсу алмадай янып торган малайлар укытучылары, әти-­әниләре, әбиләре белән бергәләп шатлык-сөенечләрен йөрәк түрләренә төйнәп, өйләренә кайтырга ашыктылар. Аларның очкынланып торган күзләреннән һәммәсенең дә канәгать калуы әллә кайдан сизелеп торды. Бәйгедә катнашучыларга грамота, “Мин татар малае – 2019” медале, 1000 сумга сертификат тап­шырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев