Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов коткару хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый

Бүген – Коткаручылар көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов коткару хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:

–  Сез үзегез өчен авыр, ләкин игелекле эшне – бәлагә тарыган кешеләргә беренче булып ярдәмгә килүне сайлагансыз. Һәр көнне сез батырлыклар эшлисез һәм кешеләрнең гомерен коткарып каласыз. Сез куркынычлылыкны җиңеп, үзегезне хәвеф астына куеп, гадәттән тыш һәм экстремаль шартларда кешеләрне ­саклау буенча хезмәт бурычыгызны намус белән үтисез.

Әлеге бәйрәм көнендә җиңел булмаган һәм игелекле хезмәтегез, кыюлыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм гаиләләрегезгә җитешлек телим. Сезнең һәркайсыгызның тормышында борчулы сынаулар очрамасын, янәшәгездә һәрчак сезне аңлаячак һәм хуплаячак яраткан якыннарыгыз булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев