Россиялеләргә коронавирусның икенче дулкынына әзерлек буенча киңәшләр бирделәр
Вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренчә, җәй көне иммунитетны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк.
(Тәтеш, 15 июнь, "Тәтеш таңнары"). Көзен Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин, шуңа күрә иммунитетны ныгытырга кирәк. Бу хакта Н. Ф. Гамалей исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты вирусологы, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн белдерде. Бу турыда «Звезда» телеканалы хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Галим фикеренчә, җәй көне коронавирус таралу куркынычы кими, чөнки кешеләрнең иммунитеты ныгый. Бу вакытны Covid-19 йоктыру куркынычыннан саклану өчен кулланырга кирәк, дип ышана ул.
Табиб сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә
Авыру күбесенчә җиңел һәм урта формада уза, ә сәламәт кешеләр аны күпкә җиңелрәк кичерә, диде ул.
Анатолий Альтштейн сүзләренчә, авыру таралуның икенче дулкыны гади кешеләргә түгел, ә медицина учреждениеләре өстенә төшә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев