Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме – кешеләр сәламәтлеге”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Тәтеш районына килде.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, Инга Сәфәрова (автор фотолары)).  Тәтеш районы башлыгы ­Рәмис Сафиуллов алдынгы “Бакырчы” хуҗалыгы кырларында Рөстәм Миңнехановны, Татарстан Рес­публикасы Премьер-ми­нистры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуровны райондагы авыл хуҗалыгы эшләре барышы белән таныштыр­ды.

“Тулаем алганда район уңышны урып-җыюга, көзге игеннәрне чәчүгә мобилизацияләнде һәм комплекслы әзерләнде”, – диде Рәмис Хатыйп улы. Ул респуб­лика җитәкчелеге булышлыгы ярдәмендә районда күп кенә дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашуын билгеләп үтте.

Республика Президенты район башлыгы озатып йөрүендә Бакырчыда үткән атнада эшли башлаган күчмә поликлиникада булды һәм табиблар, бирегә тикшерү узарга килгән кешеләр белән аралашты. “Безнең барлык поликлиникалар медицина тикшерү уздыра, әмма авылда яшәүчеләрнең күңел халәте шундый, алар аяктан егылмыйча, хас­таханәгә бармый. Иң әһәмиятлесе – профилактик медицина тикшерүе, кешегә нинди ярдәм кирәклеген без алдан ук күрер­гә тиеш. Шуңа күрә без респуб­ликада читтә урнашкан ничә торак пункт барлыгын, ничә күчмә медицина комплексы кирәклеген исәпләп чыгардык һәм дүртне булдыру турында карар кабул иттек, берсе инде сезнең районда эшли. Биредә безнең иң яхшы клиникалардан иң яхшы белгечләр кабул итә. Шуңа күрә, кешеләр хакимият тәэмин итәргә тиешле кайгыртучанлыкны үзләрендә тоярлар, дип ышанам. Чөнки иң мөһиме – кешеләр сәламәтлеге, тормышның дәвам итүе, демография”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республикадагы беренче мобиль медицина комплексының бурычы – һәрвакытта да район үзәгенә кадәр барырга мөмкинлеге булмаган кечкенә торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү. Модуль тулысынча үзидарәле һәм проектлаштырылган, шулай булгач, аның елның теләсә кайсы вакытында эшләү мөмкинлеге бар. Билгеләп үтик, кечкенә торак пунктларда медицина комплекслары – республикада даими нигездә эшләячәк. 

Рөстәм Миңнехановның Бакырчыда ачылуга әзерләнә торган авыл тарихы музеена баруы тагын бер әһәмиятле вакыйга булды, аны авыл кешеләренә якташлары Наил Мөхитов ­булдырган. 

Музей берничә өлештән тора, аларның һәркайсына авылның борынгы тарихыннан алып бүгенге көненә кадәрге билгеле бер этаптагы барлык үсешен яктырткан экспонатлар урнаштырылган. “Авыл кешеләре үзләренең тарихын сак­лауга өлеш кертте, алар тарафыннан үзенчәлекле материал җыелды”, –  диде район башлыгы, Президентка музей залларының берсендәге экспозицияне күрсәтеп. 

Татарстан Президенты эш­лекле сәфәр азагында “Хәят” чишмәсендә булды, аның гарәп теленнән тәрҗемәсе “тормыш өчен мөһим” дигәнне аңлата. Бер гасырдан күбрәк агучы кизләүнең тирә-як территория­се Наил Мөхитов ярдәме белән төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта авыл кешеләренә җайлы булсын өчен, биредә киң, уңайлы баскыч куелган, аның озынлыгы 110 метр һәм беседкалар бар, төнге вакытта чишмәнең тирә-ягы ­яктыртыла.

“Соңгы берничә ел эчендә Бакырчы яхшы якка үзгәрде: асфальт түшәлде, яңа мәдәният йорты эшләнде, чишмә урынында элек чокыр иде, хәзер – яңартып төзекләндерелгән парк, ба­лалар өчен яхшы мәйданчык бар, – дип уртак­лашты яшь ана ­Екатерина ­Гафурова. – Беренче көнне үк күчмә медицина комп­лексы белгечләренә кабул итүгә эләктем, аларның эшеннән мин бик канәгать”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев