Тәтеш аграрийлары – республика алдынгылары
Көн темасы

Тәтеш аграрийлары – республика алдынгылары

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан гектардан 48,6 центнер уңдырышлылык белән 214 мең тонна ашлык җыеп алынган.

(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Урып-җыю кампания­сенең нәтиҗәләре хуҗалык­ларның җитәкче­ләре катнашында “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесенең сортны сынау кишәрлекләрендә узган семинарда билгеләп үтелде.  

– Бү­генге көндә без иген җитештерү буенча Татарстанда алдынгылар булып торабыз. Һәм без ирешелгән югары сызыкны тотарга тиешбез, ә моның өчен үсем­лекчелек тармагының бар­лык юнәлешләре буенча яхшы итеп оештырылган рәвештә эшләргә кирәк. Көзге иген культуралары яхшы нәтиҗәне күрсәттеләр, аларның уң­дырышлылыгы гектардан 90 центнерга кадәр җитә. Югары уңыш алу өчен хәзерге вакытта көзге иген культураларын оптималь агротехник вакытларда чәчәргә, дым туплансын өчен туңга сөрергә һәм туфракны тирәнтен алып йомшартырга кирәк. Бары тик туфракны тирәнтен эшкәртү генә безгә көзге-язгы айларда һәм язгы явым-төшемнәр вакытын­да кирәкле күләмдәге дым­ны туплап калырга мөмкинлек бирде,  без моңардан оттык, ә бит 15 июльдән яңгырлар яумады, – дип басым ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ­начальнигы Ирек Садриев.     
Район кырларында көн саен иртәдән кичкә кадәр 95 комбайн эшләде. Элеваторларга 92 681 тонна ашлык озатылды, шул исәптән 58 249 тонна азык-төлек ­бодае. 

Игенчеләр алдында силоска һәм бөртеккә кукуруз, рапс, карабодай, шикәр чөгендерен җыеп алу тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларда татлы тамырны җыюны башларга киңәш итәләр, район кырларында ул 6 мең гектарны били.

“Колос”та 1800 гектар көзге игеннәр чәчелгән­леге, аларның инде яхшы шытымнар бирүе билгеләп үтелде. Биредә аграрийлар чиста пар җире буенча эшлиләр, чүп үләннәре юк, берничә тапкыр эш­кәртү, культивация, даи­ми рәвештә тырмалау үткәрелә. Район буенча 20 мең гектар көзге иген чәчү планлаштырыла, әлегә 14 200 гектар чәчелгән, үсемлекчеләргә эшне тиз­ләтергә, чәчүне ашламалар кулланып чәчәргә кирәк.  

– 53 мең гектар җир­­не туңга сөрү зарур, бү­генге көнгә 17 мең гектарга якыны эшкәртелде. Дым туплау өчен камылны ким дигәндә 30 сантиметр тирәнлектә алдырып эшкәртергә киңәш ителә, – ди Ирек Садриев.

Картайган күпьеллык үләннәрне сөрү алып барыла, әлегә мең ярым гектары сөрелгән. Күпь­еллык үләннәр ел саен яңартылып торырга тиеш, быел 1700 гектар чәчкәннәр, 1800не сөрергә кирәк.

Көзге иген һәм сабан ашлыклары культураларын төп һәм саклау фондларына салу буенча эшләр бара. 

Бүгенге көндә аграрий­ларның барлык көче һәм хезмәте көзге эшләрне уңышлы башкарып чыгуга юнәлдерелгән. Ан­да көзге туңга сөрүгә – киләчәк уңышка нигез салуга, аерым урын бүлеп бирелгән.

Семинарда катнашучы­лар сабан бодае, соя, кукуруз, көнбагыш куль­ту­ра­ларының күрсәтмә кишәр­лекләрен карадылар һәм әлеге культураларны уңы­ш­лы үстерү буенча бел­гечләрдән киңәшләр ­алдылар. 
 


аграрии

Нет комментариев