Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәтешле пара-трап буенча беренче ярышларда катнашты

Россия Чемпионатында Россиянең 8 төбәгеннән 16 спортчы катнашты.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Спорт тарихында беренче тапкыр пара-стендка ату буенча Россия Чемпионаты Югары Ослан районында  узды.

Россия Чемпионатында Россиянең 8 төбәгеннән 16 спортчы катнашты. 

Ул пара-трап буенча Бөтенроссия ярышларыннан соң узды, бу кайбер рәсми паралимпия спорт төрләрендә тәртип кертү өчен беренче баскыч булды.

Чемпионат кысаларында өч комплект бүләк яулап алынды. Тәтешле Александр Сахарнов инвалидлар төрендә зур өстенлек белән җиңү яулады: тренер Виталий Вахтуров кул астында шөгыльләнүче спортчы финалда үзенең көндәшләрен узып китте. 
“Хис-тойгыларны сүз­ләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел! Мин өйдә җиңдем! Теләсә нинди спорт төрендәге кебек, тәр­тип, даими күнекмәләр һәм җиңүгә ихтыяр кирәк. Инвалид креслосында атуның үзәнчелеге шунда, биредә нәкъ тә менә корпусның хәрәкәте мөһим. Чөнки сәламәт кешенең басып торганда аяклары да, куллары да эшли. Безнең мөмкин­лекләр чикле булып чыга. Шуның өчен дә без әзерлә­нәбез. Нәкъ тә әлеге Чем­пио­натның бик югары дәрә­җәдә әзерләнүен һәм үткәрелүен билгеләп үтәсе килә, Италиядәге гран-прида һәм башка аб­руйлы халыкара ярышларда катнашканнан соң чагыштырыр әйберләр бар. Барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Безгә туганнар һәм якыннар, тренерым Виталий Вахтуров, партнерлар һәм иганәчеләр, аерым алганда инжиниринг компаниясенең генераль директоры, якташыбыз Фиргать Вәгыйз улы Җиһаншин, Тәтешнең стендка ату мәктәбе директоры Андрей ­Кушагин ярдәм итте. Россия чем­пио­натында җиңү – ил җыелмасына юллама.  Халык­а­ра стартлар әлегә үткә­релми, әмма мин килә­се елга безнең дөнья чемпио­натын һәм кубогын штурмлауга бик тә исәп тотам”, – диде Александр ­Сахарнов.

“Без күп шөгыльләндек, һәм ул үз җимешләрен бирде. Бу Россия чемпиона­ты тарихында беренчесе, һәм мин ­пьедесталда урын алу өчен киләчәктә көндәшлек артуына ышанам. Спортчыларның күп­че­леге өчен ярышта катнашу – ул инде җиңүгә тиң! – дип билгеләп үтте Виталий Вахтуров. – Ярышлар күпчелек “ФПСС” РСОО президенты Сергей Демин инициативасы һәм катнашы ярдәмендә булды. Безгә тәрҗемәче Ольга Камардина бик ярдәм итә, ул 2015 елдан – безне озатып йөрүче”.

Әлеге Чемпионат нәти­җә­ләре буенча ­Россия­нең җыелма командасы бул­дырылды, ул барлык рәс­ми халыкара ярышларда ­катнашачак.

фото: Александр Сахарнов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев