Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләр «Ел хатын-кызы» Республика конкурысының зона этабында катнаштылар

7 февраль көнне «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабында Фәйзуллина Роза Габделнур кызы (Олы Әтрәч авылы) һәм Торгашова Алена Николаевна (Богдашкино авылы) катнаштылар.

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”).  Республиканың жюри әгъзалары  безнең катнашучыларны югары бәяләде. «Өченче буын герое» номинациясендә Фәйзуллина Р. Г. җиңүче булды.  Шагыйрә-берничә шигырь җыентыгы авторы, җирле "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, "Кызыл миләш" үзешчән иҗат төркеме җитәкчесе, "Мөслимәләр" авыл мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе, өлкән буынга рухи тәрбия бирү дәресләре, гарәп хәрефләре һәм догалар укыту буенча белем бирү,  "Чишмә-Уракчы кизләве" территориясен төзекләндерүгә  рухландыручы һәм оештыручы, хәйрияче-җиде бала тәрбияләп үстереп, бүгенгесе көндә оныкларына сөенеп гомер кичкерә. 

"Хатын-кыз-ана" номинациясендә диплом белән Торгашова А.Н. бүләкләнде. Алена Николай кызы Богдашкино төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, биш бала тәрбияләүче күп балалы Ана-традицион мәдәниятне саклау буенча мәдәни проектларда актив катнашучы булып санала.

Роза Фәйзуллина гаилә архивыннан фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев