Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтештә Татарстан эчке эшләр министрлыгының беренче ярты еллык эшенә нәтиҗә ясадылар

ТР Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан буенча эчке эшләр  министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. 

(Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”). Катнашучылар, ТР эчке эшләр министрлыгының территориаль һәм структура подразделениеләре җитәкчеләре эчке эшләр органнарының 2022 елның беренче ярты еллыгының оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе айларга бурычлар билгеләделәр.  

Кунакларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләде.

Утырыш ТР буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды.  

Татарстан Республикасында агымдагы ел­ның 6 аенда 27 меңнән артык җинаять теркәлгән, шул исәптән 9 меңе авыр һәм аеруча да авыр төрдә.   
Көчләүләр (69,7 процентка кимегән), талаулар, урлаулар, шул исәптән банк счетыннан (29,9 процентка кимегән), кәрәзле элемтә әйберләрен урлау, ут төртү яки шартлату, хулиганлык юлы белән милекне аңлы рәвештә юк итү яки зыян китерү буенча теркәлгән фактларның саны кимүнең уңай динамикасы теркәлгән.

Шәхескә каршы, шул исәптән үтерү – 96,7 процент, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү – 98,3 процент, көчләү – 100 процент, шулай ук милеккә каршы җинаятьләр – 98,5 процент, талау – 93,4 процент, автомототранспортны урлау – 90,9 процент, кебек җинаятьләрнең ачылуы элеккечә үк югары дәрәҗәдә саклана.
Дистанцион урлаулар һәм әлеге гамәлне кылган кеше­ләрнең исәбе ачылу Татарстан Рес­публикасы буенча эчке эш­ләр министрлыгының Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урында һәм ил буенча тулаем алганда дүртенче урында тора: банк счетыннан урлаулар 16,6 процентка, IT – технологияләрне кулланып башкарылган алдак­чылыкның исәбен ачу 48,9 процентка арткан. Читтән торып кешеләр­дән акча урлау очрак­ларын ачу да шактый арткан: банк счетыннан урлаулар – 14,2 процентка, IT-технологияләрне кулланып башкарылган алдакчылык – 28,3 процентка. 

Ел башыннан РФ ҖКның 210нчы маддәсе (җи­наятьчел төр­кем оештыру) нигезен­дә квалификацияләнгән 7 җинаять буенча 4 җинаять эше ­кузгатылган.

2022 елның 16 июнендә РФ Җинаять кодексының 210нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча “FINIKO” җинаятьчел төркемен оеш­тыручыларга һәм анда катнашучыларга карата җинаять эше кузгатылган, алар 2018 елдан алып 2022 елга кадәр инвестицион эшчәнлекне гамәлгә ашыру тәкъдиме белән 10 меңнән артык гражданның 1 миллиард сумнан артык акчасын законсыз рәвештә үзләштергәннәр. 2022 елның 6 аенда җи­наятьчел төркемнәрнең 363 әгъзасы, шулай ук оешкан төркемнәр составында җинаять кыл­ган 96 зат җинаять җа­ваплылыгына тартылган.

Кулланылучы комплекслы чаралар нәтиҗәсендә нарко­җинаятьләрне ачу һәм тикше­рү буенча эшләү нәтиҗәле­ле­ген сизелерлек арттыруга ирешелгән.

Синтетик наркотиклар җи­тештерү буенча 7 яшерен лаборатория эшчәнлеге, шул исәптән 3се – Татарстан Респуб­ликасыннан читтә (Мәскәү, Түбән Новгород һәм Ульяновски өлкәләрендә) туктатылган.

Наркотиклар ташу буенча 36 канал ябылган, бу 2021 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 9га күбрәк, шуның 
24е республикабыз аркылы РФның башка субъектларына алып барган вакытта ­тоткарланган.

Икътисади һәм корруп­цион юнәлештәге җи­ная­ть­ләр өлкәсендә дә уңай нә­тиҗәләр сакланып калган. Әлеге категориядәге җинаять эшләре буенча китерелгән матди зыянның гомуми күләме 34 миллиард 600 миллион сумнан артып киткән, аны түләтү 90,1 процентка тәэмин ителгән.

Ел башыннан 175 мең литр­га якын алкоголь һәм спирт кушылган ялган продукцияләр законсыз әйләнештән алынган. Әлеге өлкәдә 56 җина­ять ачыкланган.

Республика территориясендә контрафакт алкогольнең дүрт зур каналы ябылган, законсыз ике производство эшчәнлеге ­туктатылган. 

Су биоресурсларын сак­лау буенча эшләрнең нәтиҗәсе буларак 62 җинаять һәм 166 административ хокук бозу ачыкланган. 

Балалар ­катнашындагы һә­лакәтләрнең исәбе ки­мүдә дә уңай үзгәреш­ләр күзәтелә. Рес­публика юлларында балалар катнашында 204 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нә­ти­җәдә 5 баланың гомере өзелгән һәм 217 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җә­рә­хәтләре алган. 2021 ел­ның шушы вакытында 216 юл-транспорт һәла­кәте теркәлгән, балигълык яшенә җитмәгән 10 ба­ланың гомере өзелгән, 226сы имгәнүләр алган. 

Республика юлларында 2022 елның 6 ае эчендә барлыгы 1 460 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәти­җәдә 127 кеше үлгән һәм 1821 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан эчке эшләр министрлыгындагы бер­ни­чә территориаль бү­лек­­ләрнең дә хезмәт нә­ти­җәләре тыңланды һәм алдагы айларга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча 

фото: static.mvd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мвд