Хәрәкәтнең җирле бүлеге активистлары Тәтеш районында беренчеләрдән булып походта булдылар. Анда шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
Учак янындагы табигатьтә чарада катнашучылар төрле темалар буенча фикер алыштылар. Әңгәмә укучыларның мәнфәгатьләре, мавыгулары, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре, тормыш позициясе, дуслык һәм патриотизм турында барды.

Матур урында очрашуда катнашучыларга кушылган район башлыгы Рәмис Сафиуллов билгеләп үткәнчә, безнең илдә, республикада һәм районда яшьләрнең гармонияле үсеше өчен мәгариф һәм социаль планда барысы да эшләнә: мәктәпләр яңартыла, спорт мәйданчыклары төзелә, иҗади берләшмәләр һәм секцияләр эшли, «Акчарлак» сәламәтләндерү лагере яңа объектлар белән тулылана һәм үсә. Ул Тәтеш балаларының укуда, спортта һәм иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешүләренә басым ясады.
Укучылар өчен викторина оештырылды, алар анда актив катнаштылар. Походның практик өлешендә алар туристлык төеннәрен бәйләргә, палаткалар җыярга һәм сүтергә өйрәнделәр. Ә кәгазь битләренә язылган хыялларын һәм теләкләрен алар «поход вакыты капсуласы»на салдылар, аны зур агач янына күмделәр.

Урман аланындагы очрашу учакта пешерелгән поход ашы белән тәмамланды һәм бөтен тирә-якка хуш исле чәй исе таралды.
- Поход безгә бик ошады, кызыклы һәм күңелле булды. Әйдәгез киләсе елга шушы ук аланда очрашыйк, - диделәр походта катнашучылар.
Нет комментариев