Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Ул гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлады

Тәтештә мотоукчылар ротасы командиры, өлкән лейтенант, Украинада махсус операция барышында һәлак булган Евгений Нагуськин белән хушлаштылар.

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова, автор фотосы). 

Өлкән лейтенант Евгений Нагуськин 1997 елның 20 февралендә Тәтештә туа, шәһәрдәге – 1нче урта мәктәпне, аннары 2018 елда Мәскәүнең югары гомуми хәрби команда училищесын тәмамлый. Брянски өлкәсенең Клинцы шәһәрендә мотоукчылар взводы командиры итеп билгеләнә. 
2020 елның декабрендә аңа өлкән лейтенант дигән хәрби исем бирелә. 2021 елның ноябрендә РФ Көнбатыш хәрби округының 20нче гвардия гомуми хәрби армиясенең 144нче мотоукчылар БТРна 254нче мотоукчылар полкының мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы командиры итеп билгеләнә. 
Өлкән лейтенант Евгений Нагуськин хәрби йөкләмәсен үтәп, Донецк өлкәсенең Кызыл Лиман шәһәрендә батырларча һәлак була. Аңа дәүләт бүләге вафат булганнан соң бирелә.


Тәтештә мотоукчылар ротасы командиры, өлкән лейтенант, Украинада махсус операция барышында һәлак булган Евгений Нагуськин белән хушлаштылар.

Якташыбызны соңгы юлга озатырга меңнән күбрәк тәтешле, хәтта аның белән шәхсән таныш булмаган кешеләр дә килгән иде. Евгений Нагуськинның туганнары, якын­нары белән бергә районда яшәүчеләрнең барысы да зур кайгы кичерде. 

– Үз Ватанын һәм халкын саклау­га баскан сугышчыларыбызның батырлык­ларын һәм казанышларын без һәрвакытта истә тотачакбыз. Анда булган һәм үз бурычларын үтәүче барлык егетләргә рәхмәт белдерәбез. Район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов исеменнән ихлас рәхмәт һәм кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм, бүгенге көндә ул шунда, махсус хәрби операция уздыру зонасына алтынчы тапкыр гуманитар ярдәм белән китте. Рота командиры, өлкән лейтенант Евгений Владимирович Нагуськин безнең азатлык һәм бәйсезлек өчен генә түгел, киләчәк буыннар азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен дә каһарманнарча көрәште. Аның якты тормыш юлы барыбыз өчен дә Ватанга батырларча хезмәт итү үрнәге булып тора, – диде Тәтеш районы башлыгы ­урынбасары ­Евгений Курков. 

“ТР муниципаль берәмлекләр со­веты” Ассоциациясе рәисе ­Әгъ­зам Гобәйдуллин Евгений Нагусь­кинның туганнары һәм якын­нарының тирән кайгысын ­уртаклашу сүзләрен белдерде.
– Аның белән хезмәт итүчеләр, хәзерге вакытта Украинада булучылар дошманнарны безнең территориягә кертмичә,  Ватаныбыз чикләрен фидакярләрчә сак­лыйлар. Евгений да Ватанны саклаучыларның берсе иде. Ул хәрби бурычын гомере бәрабәренә башкарды һәм якташлары хәтерендә мәңгегә калачак, – диде Әгъзам ­Самат улы. 

Мәрхүмнең дусты Игорь Мазюкиннан, хезмәттәше Риналь Аргодяевтан туганнары тарафына кайгы уртаклашу сүзләре әйтелде, ул үзенең чыгышын тәмамлаганда: “Мәңгелек хәтер сиңа, батыр кар­дәшебез! – диде. 

– Һәр буынның үз биеклеге һәм үз Куликово кыры бар. Женяның бу биеклеге анда, Кызыл Лиманда булды. Женя әлеге юлны теләп сайлады, ул офицер булды. Ирина Николаевна улы белән бик горурланды, аның янына баргач,  яки үзе бирегә кайткач, ул бик бәхетле иде. Ләкин ир-егетләр өчен бик мөһим һөнәр бар – ул Ватанны саклау. Әгәр алар булмаса, бүгенге көндә Россиябезне саклауга кем басар иде? Әгәр алар булмаса, үз балаларын, әниләрен, гаиләләрен кем яклар? Женя шундый кешеләрнең берсе булды, һәм бүген әлеге йөрәк әрнүен берни белән баса алырлык түгел. Женя үзен яраткан, аның белән үскән, бер парта артында утырган кешеләрнең йөрәгеннән беркайчан да китмәячәк. Әлбәттә, әнисе өчен кояш сүнде, шулай да аның оныгы бар. Һәм Аллаһ кушып, әлеге оныгы аның янәшәсендә булсын да, Ирина аны нәкъ тә үзенең улы кебек итеп тәрбияләсен иде, – диде Югары Осланнан килгән гаилә дуслары ­Римма ­Троицкая.   

Евгений Нагуськин үз гомерен Ватанга фидакяр хезмәт итүгә багышлады һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антына тугры калды. Ул безнең өчен һәрвакытта батырлык һәм каһарманлык, бурычына тугрылык үрнәге булачак.

фото из семейного архива Нагуськиных
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спецоперация на Украине