Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа мөмкинлекләр дөньясына старт бирелде

Олы Тархан урта мәктәбендә – “Үсеш ноктасы” ачылды.

(Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы)). Мәктәптә барысын да тезелергә чакырып, тантаналы музыка уйный. Төрле төстәге шарлар, балаларның матур чыгышлары бәйрәм атмосферасы булдыра. Керү юлында мәктәп редакциясенең яшь хәбәрчеләре интервью ала: мәктәп тормышындагы мөһим вакыйганы теркәп калдырырга кирәк.

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков чараның мөһимлеген билгеләп үтте: “Үсеш ноктасы” кебек үзәкләр республиканың 43 муниципаль берәмлекнең 97 авыл  мәктәбе базасында эшләячәк.  Безнең районда алар ике мәктәптә – Алабирде авылында һәм сезнең мәктәптә оештырылган.  Сезнең өчен, балалар, сыйфатлы белем  – олы тормышка чыгу өчен зур мөмкинлек. Бу юлда сезгә “Үсеш ноктасы” ярдәм итәчәк”.

Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев балаларны, педагогларны, бу яңалык­ка катнашы булган барлык кешеләрне  котлады. “Заманча мәктәп”  федераль проекты ярдәмендә  бездә үсеш мохите булдырылды, күңел җылысы белән җиһазландырылган һәр почмак һәм педагог­ларның тырышлыгы – балаларда  иҗади мөмкинлекләрне ачарга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Расих Интал улы. – Безнең үзәк балаларны йөз процент  яңа алымнар һәм тәрбия чаралары белән биләп алачак”.

“Үсеш ноктасы” мәктәп укучыларына  сыйфатлы заманча укытуның барлык мөмкинлекләрен ача”, – ди ышанычлы итеп район башкарма комитетының  мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Зиннурова.

Мәктәп иленең президенты 11нче сыйныф укучысы Виктория Пелькина укучылар исеменнән  белем дөньясының яңа почмак­ларын булдырган өчен рәхмәт белдерде һәм үсешнең яңа мөмкинлекләрен  тулысынча кулланырга чакырды.

Укучылар бервакыт зал буйлап жуылдап узган өч квадрокоптерга гаҗәпләнеп карадылар, кунаклар баш өстенә җиткәч, туктап “бии” башладылар, гүя аларны үзләре белән дәшәләр.  Истәлекле ал тасманы  кискәч,  чарада катнашучылар бүлмәгә үттеләр, анда аларны милли киемнәр кигән, кулларына таблицалар тоткан балалар каршы алды. “Үсеш ноктасы” дип язылган беренче күрсәткечне директор беркетте. Үзенчәлекле ачышлар  һәм тирә-якны танып белү ишек­ләре ачылды. 

“Малайлар өчен хезмәт дәресе”, “Кызлар өчен хезмәт дәресе”, “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Информатика” һәм “Шахмат” буенча биш бүлмәдә уку елы башына ремонт тәмамланган иде инде. Алар бүгенге көндә бар нәрсә буенча үрнәк булып торалар һәм үзенчәлекле бизәлеше дә сокландыра. 

“Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре тренажер-манекеннарда эшләнә. Хәзер инде кешегә ничек ярдәм итүне плакатларда күрсәтергә кирәкми. Балалар манекеннарда зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр: ясалма сулыш, йөрәккә туры массаж”, – дип уртак­лаша тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Равил Бускин. Яңалыклар арасында санлы киңлекләр технологияләре, квадрокоптерлар гына түгел, шулай ук роботлар да бар. “Яңа технология­ләр ярдәмендә безнең зур мөмкинлекләр ачыла. Робот техникасы –  мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өметле юнәлешләрнең берсе, ул – безнең киләчәк”, – ди информатика һәм хезмәт  укытучысы Җәүдәт Рәхмәтуллин.  

“Проект кысаларында урнаштырылган җиһазлар, – яңа компьютерлар, интерактив комплекслар, ЗD-принтерлар һәм башкалар – безгә төп мәсьәләне чишәргә – яңа заманча технология­ләр ярдәмендә сыйфатлы белем бирүнең югары дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итә”, – дип йомгак­лады Олы Тархан директоры. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев