Тәтештә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы булды
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәиселегендәге вәкилләрдән торган делегациянең эш визиты ноктасы – район авылларындагы һәм шәһәрдәге белем бирү оешмалары, чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев исемендәге музей, мәдәният йортлары, милли-мәдәни үзәкләрдәге күргәзмәләр, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл.
Зона киңәшмәсенең район буенча эш маршруты ике өлешкә бүленде: авыллардагы һәм шәһәрдәге мәдәният, мәгариф объектларына бардылар.
Марат Әхмәтов рәислегендәге комиссия беренчеләрдән булып шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә булды. Уку йорты фойесында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган экспозиция бизәлгән иде. Мәктәп педагоглары һәм укучылары комиссиягә, татар хатын-кызларының баш киемнәрен, суда рәсем ясау, сәйлән белән милли бизәкләр чигү һәм киез итекләргә бизәкләр төшерү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. ТР Президенты Аппараты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың Идел аръягы зоналарындагы сигез район башлыклары составындагы мәртәбәле кунаклар башлангыч сыйныфларда татар телен укыту методикасы белән таныштылар. Аннары актлар залында үзешчән артистлар дүрт телдә концерт номерлары белән чыгыш ясады.
“Миләшкәй” балалар бакчасы маршрутның икенче ноктасы булды, анда шулай ук мәктәпкәчә белем бирү йортында татар телен укыту методикасына багышланган тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде. Комиссиягә татар төркемендә фольклор чаралардан күренешләр күрсәтелде, килгән кунакларга ахырдан “Аулак өй” дигән музыкаль күренеш тәкъдим иттеләр.
Шәһәрдәге татар урта мәктәбендә очрашу “Яшь тәрҗемәчеләр” дип исемләнгән интерактив дәрестән башланды. Уку йортында берничә ел инде “Хәят” балалар театры коллективы эшли, шуңа күрә дә комиссия килүгә әзерләгән программага татар телендәге күренешләр кертелгән. Кунаклар ике укучының күргәзмәгә куелган эшләрен кызыксынып карадылар: берсе ясалма материаллардан бизәнү әйберләре эшләгән, икенчесе – рәсем ясаган. Матур әдәбиятны яратучылар берләшмәсенең яшь вәкилләре тарафыннан шигърият почмагы оештырылган, алар анда татар шагыйрьләренең лирик әсәрләрен укыдылар, мәктәпнең актлар залында татар телендә музыкаль номерлар башкардылар.
Республиканың сигез муниципаль районы башлыклары урынбасарлары, муниципалитетлардагы башкарма комитетларның мәдәният һәм мәгариф бүлекләре начальникларыннан торган делегация Тәтеш районы авылларына барды.
Олы Тархан урта мәктәбендә балалар төрле авыллардан килеп белем ала. Кунаклар биредә рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендә сәламләп каршыладылар. Укытучы Миңзифа Сәгыйтова икенче сыйныфларда туган телдән ачык дәрес уздырды, ә алтынчы сыйныфларда мәктәп педагоглары һәм ата-аналар катнашында “Туган як” дигән сыйныф сәгате булды. Балалар эшләреннән бизәлгән күргәзмә чараның иҗади өлеше булды, шулай ук укучыларның шигырьләре бастырылган “Олы тәнәфес” дип исемләнгән мәктәп гәҗитенең яңа саны күрсәтелде. Мәктәп директоры, шигырьләр иҗат итүче Расих Шагаев очрашу барышында татар телендә үзе язган шигырьне сөйләде, мастер-класс күрсәтте, балалар шулай ук үзләренең татар телендәге шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Укучы кызлар тарафыннан хезмәт дәресләрендә тегелгән татар киемнәрен күрсәтү, җыелучыларның барысы өчен дә кызыксындыргыч мизгелләр булды. Расих Шагаев билгеләп үткәнчә, мәктәптә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен укыту һәм тәрбиянең төрле алымнары, ысуллары кулланыла. Моның белән бергә һәр баланың үз халкы белән аралашуы хуплана, педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары белән тыгыз хезмәттәшлектә күп эшләр алып барыла.
Мәгърифәтче, педагог, нәсел дәвамчыларына зур рухи мирас калдырган Иван Яковлевның музеена бару Кошки-Новотимбаево авылында төп объектларның берсе булды. Музей директоры Алексей Пыркин аның тормыш юлы турында сөйләде, заманча чуаш әлифбасын һәм чуашлар өчен чуаш һәм рус телләрендә дәреслекләр уйлап табучы Яковлев белемгә омтылган, халык мәктәпләрен оештыручы булган. “Иван Яковлевич, татар һәм чуаш халкы – тугандаш халык, дигән. Авыл кешеләре үзләренең якташы һәм аның нәсел дәвамчылары белән горурланалар”, – диде музей хезмәткәре. Кунаклар мәгърифәтче Иван Яковлевны искә алып, аның бюстена чәчәкләр куйдылар.
Президент программасы буенча күптән түгел ремонтланган Киртәле мәдәният йортында кунакларны ипи-тоз, рус, татар, мордва телләрендә сәламләп, мордва җырлары һәм биюләре белән каршыладылар. Мордва теле буенча бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү – киртәлеләрнең аерым уңышы, төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм грамоталар моңа ачык дәлил. Төрле чигешләр, мордва халкының көнкүреш әйберләре, шулай ук мордва ризыклары куелган күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уятты. “Гореф-гадәтләр буыннан-буынга күчә, халыкның туган теле яшәсә, халыкның хәтере дә яши, димәк, халыкның киләчәге дә бар дигән сүз”, – дип уртаклашты мәктәп директоры Марина Поселкина.
Район мәдәният йорты бинасы залында кунаклар милли-мәдәни үзәкләр, шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек эшчәнлегенә багышланган күргәзмәләр белән таныштылар. Күргәзмәдә милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре, тормыш-көнкүреш әйберләре, халык иҗаты әйберләре куелган иде. “Ак калфак” стендларында татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауга юнәлтегән район бүлегенең эшчәнлеге, тумышы белән Тәтеш районыннан булган танылган кешеләр хакында бәян ителгән.
Туган телләрне саклау мәсьәләләре хакында сөйләшү Тәтеш районы администрациясе залында дәвам итте.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында районда эшләп килүче, туган телләрне саклауга юнәлтелгән программалар турында сөйләде. “Тәтеш районы – үзенчәлекле, ул татарлар, руслар, чуашлар, мордваларның уртак йорты. Бездә туган телләрне саклау буенча гаять зур эшләр алып барыла, Халыклар дуслыгы йорты бар, без “Сабантуй”, “Валда шинясь” мордва мәдәнияте фестивале, Чуклеме чуаш бәйрәме кебек, шундый милли бәйрәмнәрне уздырабыз, авыл җирлекләрендә иҗат отчетлары үтә. Балалар туган телне өйрәнсен өчен барысы да эшләнә, уку әсбаплары бар, Тәтеш ягы тарихы музее эшли”, – диде Рәмис Хатыйп улы һәм районда 4 милли-мәдәни үзәк эшләвен, милли бәйрәмнәр үткәрелүен, милли белем бирү учреждениеләре саклануын – районның 26 мәктәбендә бүгенге көндә алты мәктәптә – татар телендә, җиде мәктәптә чуаш теле һәм бер мәктәптә мордва теле дәресләре алып барылуын билгеләп үтте. “Район Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыруга әзерләнә. Районда туган телләрне саклау буенча шактый эшләр башкарылды, шулай да алда әле тагын күп эшләрне башкарасы бар: төгәл эшләр планы төзелде, аны без тулысынча тормышка ашыра алуыбызга ышанамы”, – диде Тәтеш районы башлыгы.
Татарстанның Кайбыч һәм Чүпрәле районнары вәкилләре туган телләрне саклау эшләре буенча үзләренең тәҗрибәләрен уртаклаштылар, бюджет, салым һәм финанслар буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев җыелучылар алдында чыгыш ясады.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзенең чыгышында республикабыз районнарында туган телләрне саклау эшләрен анализлады.
“Безнең республикада төрле районнарда яшәү рәвеше төрлечә. Татар милләтеннән булган кешеләр 90 проценттан күбрәк яшәгән урыннарда татар телен саклау күпкә җиңелрәк. Тәтеш районын мисал итеп алганда, тормыш рәвеше шундый күп милләтле булган районнар бездә дистәләгән, без һәрбер кешегә, һәрбер милләткә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Тәтеш районында без шушы эшләрнең ачык мисалын күрәбез. Төрле милләт балалары үзара бик әйбәт аралашалар. Без булган барлык белем бирү учреждениеләрендә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Киләсе ел Татарстан Президенты тарафыннан туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, бу бездә моның җитешмәгәнлегеннән түгел, ә әлеге юнәлешкә тагын да күбрәк игътибар бүлеп бирер өчен эшләнә, чөнки безнең республика гомер-гомергә үзенең татулыгы белән аерылып торды, күп милләттәге барлык кешеләр бер-берләренә ихтирам белән карый. Бу – безнең байлык, һәм аны хөрмәтләргә, тагын да алга җибәрергә кирәк. Тәтеш районында мондый эшләр башкарыла. Минем үтенеч шундый: киләсе елга бу эшне көчәйтергә кирәк”, – диде Марат Готыф улы. Ул шулай ук мәктәпләрдә туган телләрне укытуның сыйфатын арттырырга, моның өчен тел мохитен булдырырга кирәклеген, белем бирү учреждениеләренең моңа зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Утырыш вакытында тантаналы бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Абрамова Лидия Викторовна, “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары;
Лубганс Татьяна Николаевна, Тәтеш шәһәренең “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире;
Тимофеев Володар Аркадьевич, Тәтеш районының чуаш милли-мәдәни үзәге Советы рәисе;
Юнысов Васыйл Вазыйх улы, “Нур” агрофирмасы бозау караучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев