“Ул һәрчак ярдәм итә”
Фельдшер Зоя Ерастова авыл кешеләренең сәламәтлеге сагында 30 елга якын эшли.
Аны медицина хезмәткәре һөнәре мәктәптә чакта ук җәлеп иткән, әнисенең кызын еракка җибәрәсе килмәгән, шуңа күрә Зоя күрше райондагы медицина училищесына колхоз юлламасы буенча укырга кергән, моңа һич кенә дә үкенми.
“Җәйге каникулларда үзебезнең үзәк район хастаханәсенә ел саен санитарка булып эшкә урнаштым, һәм практиканы да биредә үттем, – дип сөйли Зоя Николаевна. – Миңа терапевт бүлеге стационарындагы үзенә бер төрле мохит ошый иде, Галина Панова, Келәштән Роза ханым, фамилиясен хәтерләмим, минем өчен остазлар булды һәм алардан күп файдалы тәҗрибә алдым, моңа бик рәхмәтлемен”. Нармонкада туып-үскән шәфкать туташы укуны тәмамлагач ук хезмәт эшчәнлеген Колунецта башлап җибәрүен язмыш бүләге дип саный, ул шунда кияүгә дә чыккан. “Минем сайлаган һөнәремне ирем һәрвакытта аңлап кабул итте, авырган кешене Тәтешкә җибәрергә кирәк булганда булышты, элек бит инде юллары да әйбәт түгел иде, – дип раслый хатынкыз. – Хәзер генә ул Колунецта яхшырды, һәм шәһәргә кадәр асфальт юл буйлап җиңел генә барып җитәсең”. Шәфкать туташы ФАП бинасының төзекләндерелүеннән дә канәгать. 2013 елда ремонт ясалуын – линолеум алыштырылуын, түшәмнәр һәм диварлар пластик белән тышлануын, яктырып, матурланып китүен, узган елны су белән тәэмин итү һәм су агу системасы үткәрелүен сөенеп хәбәр итте. “Урын җитәрлек, процедура, кабул итү, көнкүреш бүлмәләре бар, шартлар яхшы, – ди Зоя Николаевна. – Кешеләргә дә, миңа да рәхәт”.
Шәфкать туташының хезмәт күрсәтү участогында, аның әйтүенчә, 105 кеше яши, шуның җидесе – 18 яшькә кадәргеләр, авылның өлкән кешесе 90ны узган, ә иң кечкенәсенә – 6 яшь. Зоя Николаевна сабыйлар күбрәк булсын иде, дип билгеләп үтә.
Ул диспансеризацияне авыл кешеләренең сәламәтлеген билгеләгәндә яхшы булышлык дип саный, моның белән беррәттән, әлеге еллар эчендә җитди чирләр булмавын белдерә. Ирегетләрне профилактик тикшерү узарга күндерүе читенрәк икән, медицина хезмәткәре андый чараларга һәркемне игътибарлы булырга өнди. “Үземнең эшемне яратам, – ди Зоя Николаевна. – Медицинада мин үз дөньямда итеп хис итәм, кешеләр белән аралашырга, дәваланып савыккач, аларның елмаюларын күрергә яратам. Миңа барысы да кызыклы, мәсәлән, медицина хезмәткәрләре турында фильм карыйм, кеше нинди чир белән мөрәҗәгать иткән дип уйлый алар, һәм мин үземә, алар нинди диагноз куяр икән дигән сорауны бирәм, дөрес билгеләдемме икән дип, һәрбер тапкырында тикшерәм”.
Авыл кешеләре үзләренең шәфкать туташы хакында хөрмәт белән сөйли: “Үз эшенең остасы, – ди Татьяна Похлебкина. – Һәрвакытта ярдәм итә, киңәшләрен бирә, киң күңелле кеше”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев