Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 сентябреннән район газетасына 2024 елның I ярты еллыгына абунә кампаниясе башланды

Безнең газетаны районда беренчеләрдән булып тәтешле Гөлниса Афанасьева белән Олы Бисәрдән Нина Панасюк рәсмиләштерде.

2023 елның 1 сентябреннән “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына 2024 елның I ярты еллыгына абунә кампаниясе башланды.

Олы Бисәрдән Нина Панасюк “Аван­гард”ны ярты гасырдан артык укый. Хәрефләрне өйрәнгәч үк, район газетасын кулга алдым һәм әлегә кадәр аңар­дан аерылганым юк, ди. Авыл кешесенең гаи­ләсендә укуга һәрчак аерым бер мөнәсәбәт булган. Нина Алексеевна да басма нәшриятка мәхәббәтне әти-әнисеннән алган.  

Ул утыз ел сыер савучы булып эшләгән һәм яраткан шөгыле өчен һәрчак вакыт тапкан. 

– Газеталар, журналлар яздырдым, китапханәгә йөрдем. Хәзер күзләрем начаррак күрә, шулай да “Авангард”ны алдырам. Ташламалы абунәне көтмим, 50 сумны янга калдыру минем өчен әллә ни әһәмиятле түгел. Ташламалы абунә буламы яки юкмы, анысын кем белә бит әле. Бүләк­ләүләр хакында, спорт турында укыйм. Газетаның яңа санын алгач, якташлар турында нәрсә дә булса юкмы икән дип эзлим. Ләкин Олы Бисәрдә яшәүчеләр турында аз язалар, күбрәк булсын иде. Узган абунә кампания­сендә отышка квитанция җибәрдем, ләкин берни дә отмадым. Бәлкем бу юлы приз ­алырмын, – ди Нина ­Алексеевна. 

Нина Алексеевнаның оныклары да Олы Бисәрдә яши. Алар әле мәктәп укучылары гына. Аларның да, әбиләре кебек, безнең газета белән киләчәктә дуслык җепләре ныгыр, дип өметләнәбез.

Реклама АО ТАТМЕДИА

16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев