10 декабрь – Кеше хокуклары көне
БМО Генераль ассамблеясе 1948 елның әлеге көнендә кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул иткән.
(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). БМО Генераль ассамблеясе 1948 елның әлеге көнендә кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул иткән.
Декларациядә – тигез хокуклылык, гаделлек һәм кешелек сыйфатлары ныгытылган.
Тәтеш районында район Советы һәм башкарма комитетыннан тыш, шулай ук хокук саклау органнары, кайбер оешмалар һәм вәкиллекләр – иҗтимагый совет, ата-аналар иҗтимагый советы, “Форпост” яшьләр үзәге, республиканың кеше хокукларын һәм бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләре, эшкуарлар советы һәм башкалар хокук саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. “Гражданлык җәмгыятен үстерү – бу безнең мөһим бурычларның берсе”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев