12 август – Россия Хәрби һава көчләре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәрби һава көчләрендәге хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итә.
(Тәтеш, 12 август, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәрби һава көчләрендәге хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итә: “Хәрби авиация озак еллар дәвамында югары профессиональлек, үз-үзеңне аямау һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символы булып кала.
Тәтеш районында яшәүчеләрнең күбесе әлеге данлы гаскәрләрдә хезмәт итеп, милли куркынычсызлыкны тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш кертә.
Шушы бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, җитешлек телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев