22 декабрь – Энергетиклар көне. Район башлыгы энергетика комплексы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов энергетика комплексы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 22 декабрь, Тәтеш таңнары). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов энергетика комплексы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә: “Сез авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать секторларының, транспорт һәм элемтәнең, социаль өлкәнең өзлексез эшләвен булдырасыз, якташларыбызның йорт-җирләрендә уңай һәм рәхәт мохит тудырасыз. Эшегезне намуслы итеп башкарганыгыз, үз вазифагызга җаваплы һәм һөнәри яктан якын килүегез өчен сезгә рәхмәтлемен. Чын күңелдән нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Тәрәзәләребездә һәрвакыт ут балкысын, ә йортларда җылылык хөкем сөрсен”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев