23 февральдә «Барысы да Җиңү өчен!» марафонына узаячак
Марафонында татар эстрадасы артистлары катнашачак.
(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”). 23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Барысы да Җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында узачак телевизион марафонында татар эстрадасы артистлары Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Төхвәтуллин катнашачак.
Марафонның башлап йөрүчесе — Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Марафон 23 нче февраль, көндезге 10да башланачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-estradasy-ioldyzlary-barysy-da-unu-ocen-marafonynda-katnasacak-5867328
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев