Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

5 октябрь – Укытучылар көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы педагогларын, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен, педагогия хезмәте ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итә.

(Тәтеш, 5 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы педагогларын, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен, педагогия хезмәте ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итә: “Безне уйларга һәм аңларга, авырлыклар алдында бирешмәскә, яхшылыкны явызлыктан аерырга, үзеңә ышанырга һәм үз вазифаңа тугрылык сакларга өйрәтүче игелекле затларны һәркайсыбыз күңел түрендә йөртә. Укытучы көне – үз гомерләрен Россиянең яшь буынын – илебезнең киләчәген тәрбияләү һәм укытуга багышлаган ­кешеләр хөрмәтенә булдырылган.

Педагог хезмәте катлаулы һәм җаваплы, зур сабырлык һәм балаларга аерым мөнәсәбәт таләп итә, чөнки аларның һәркайсында табигатьтән бирелгән сәләтне ачарга һәм үстерер­гә кирәк. Тәтеш укытучылары аны оста итеп, иң яхшы педагогия традицияләрен исәпкә алып, эшли беләләр.
Хөрмәтле укытучылар! Сезгә һөнәри бурычыгызга тугрылыгыгыз, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Мәгариф системасын үстерүдә һәм яшь буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез өлеш керткән педагогия хезмәте ветераннарына аерым ихтирам белдерәсем килә. Сезнең өчен иң зур бәхет – бу укучыларыгызның уңышлары икәнлеген беләм. Алар сезне һәрвакытта сөендереп һәм илһамландырып ­торсыннар!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев