8 сентябрь – финансист көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының финанс органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
(Тәтеш, 8 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының финанс органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә: “Югары профессиональлек, намуслылык һәм тәртиплелек – сезнең хезмәт нигезенә әверелгән әлеге сыйфатлар моңа гарант булып тора да инде. Ышанычлы эшләвегез алга таба да Тәтеш районы икътисадын үстерүгә һәм анда яшәүчеләрнең җитешлеген арттыруга йогынты ясавына ихластан инанам. Сезгә проектларыгызның уңышлы тормышка ашуын, финанс җитешлеге, сәламәтлек һәм иминлек телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев