Җәен укучылар арта
27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.
(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Пролей-Каша авылы китапханәсе китапханәчесе Ирина Краснова үз вазифасында күптән түгел генә, әмма үз укучыларын әдәбият белән дә, бинаның тышкы кыяфәте белән дә җәлеп итәргә тырыша.
– Узган ел яңа обойлар ябыштырдым, киштәләр асып куйдым, рамнарны буядым, кызыклырак итү өчен идеяләрем тагын бар әле, – дип сөйли Ирина Александровна. – Кешеләргә безнең кечкенә, әмма чын белем йортына килү күңелле булсын иде.
Китапханәнең китап фонды хәзерге вакытта 3925 саклау берәмлеген тәшкил итә, бүгенге көндә 200дән артык кеше килә.
– Җәй көне минем янга халык күбрәк йөри, – ди авыл кешесе. – Каникулларга туганнарына укучы балалар кайта, аларда укырга кирәкле әсәрләр исемлеге бар, эзлим, бирәм. Җәй көне дә балаларның китап укуларына шатмын.
Китапханәче авылда иң күп китап укучы дип лаеклы ялда булган Елена Прокопьеваны атый. Ул авыл китапханәсе урнашкан мәктәп бинасыннан ерак яши, сирәк йөри, әмма берьюлы берничә китап ала.
– Хәзер аңа нинди генә китап тәкъдим итсәм дә, Елена Александровна мин аны укыдым инде, ди. Тәтешкә килгәч, аның өчен район китапханәсеннән яңа китаплар алып кайтам. Авылда аз хәрәкәтләнүче кешеләр бар, аларның өйләренә йөрим, китаплар, вакытлы матбугат алып барам. Ивановкага киләм, анда да китапханә пункты эшли, кирәкле китапларны тәкъдим итәм, әлбәттә.
Ирина Александровна үз эшендә Интернет куллана, һәм иске журналлардагы кайбер материалларның да вакыт-вакыт бик тә кирәге чыга, ди.
Аңа нинди һөнәр ошый соң дигән сорауга авыл китапханәчесе болай дип җавап бирә:
– Кешеләр белән аралашу ошый, үзем дә укырга яратам, шулай ук укуга кызыксыну сүнмәвен телим, һәм бу юнәлештә, югары сүзләргә карамастан, китапханәчеләр бик зур эш башкаралар дип саныйм.
фотоны Ирина Краснова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев