Реклама
Җәмгыять
Аерым бер җылылык белән тыңладылар
Тәтештәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта шушы көннәрдә шәһәрдәге Троицк чиркәвенең “Вайгель” ансамбле концерт куйды.
(Тәтеш, 29 июнь, "Тәтеш таңнары", Людмила Самаркина фотосы). Тәтештәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта шушы көннәрдә шәһәрдәге Троицк чиркәвенең “Вайгель” ансамбле концерт куйды.
“Социаль хезмәт алучылар күңел кылларын нечкәртерлек җырларны аерым бер җылылык һәм игътибар белән тыңладылар. Тамашачылар коллективның иң яшь катнашучысы Серафима Дрожжинаның җырын күз яшьләре аралаш алкышларга күмделәр. Концерт программасында рус, мордва, чуаш халык җырлары, заманча композиторлар әсәрләре яңгырады. Интернат-йортта яшәүчеләр ахырдан кунакларга матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр”, – дип яза безгә интернат-йорт директоры Людмила Самаркина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев