Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әгәр дөньяны күрмәгән булсам…”

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне нигезсез репрессиягә дучар булган миллионлаган кеше искә төшерелә.

(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

20нче гасырның беренче яртысында булган фаҗига Тәтеш районының кайбер кешеләренең язмышларына да кагылган. 

Кошки-Новотимбаевода яшәүче Дарья Полковникова да репрессия кичергән. Ул 1914 елда хәлле дип саналган күп балалы гаиләдә туган. Хуҗалыкта ике сыер, ике ат асраганнар, үлән чапкычлары да, тимер түбәле йортлары да булган. Гаилә зур, эшче куллар җитәрлек булган. Әтиләре Степанны колхозга керергә үгетли башлагач, ул кискен баш тарткан. Ул чакта бу оят дип, аңа яный башлыйлар: “Колхозга кермәсәң – ерак юлга җыен”, – дип кисәтәләр. Тик әтиләре үзен кулак дип санамаган, эшчеләр  тотмаган, шуның өчен авыр хезмәт белән туп­лаган бөтен мөлкәтне тартып алып, үзләрен сөргенгә җибәрерләр дип уйлап та ­карамаган.

1931 елның августында гаиләгә Свердловск өлкәсенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгарыла. Дарьяның олы абыйсы – Маркелны да колхозда булса да, аерым яшәсә дә, үз хуҗалыгын алып барса да ерак юлга озаталар. Ике гаиләгә ике сандык әй­бер генә җыелган. Бер атна Тәтештә булалар, аннары билгесез якка – Пермь өл­кәсенә юл тоталар. Махсус күченүчеләр – ТАССРдан сөрелгән крестьяннар биредә целлюлоза-кәгазь комбинаты төзе­гәннәр, ә аны ачканнан соң, анда эшләгәннәр. Бистә башта Бумстрой дип аталган, ә 1933 елда аны Краснокамск дип үзгәрткәннәр. 1938 елда ул шәһәр статусын алган. 1936 елда беренче продукциясен биргән Камский ЦКК җитештерү буенча Европада иң зурысы булган. 

Дарья төзелештә штукатурчылар янында ташып торучы булып эшләгән. Бер елдан соң әтисе үлгән, һәм тиздән олы абыйсының хатыны да вафат булган. 20 яшьтән чак кына узган кызга ике гаилә өчен эшләргә туры килгән.

– Мин бу елларда бер ге­нә түгел, ике-өч гомергә җи­тәрлек кайгы кичердем, – дип искә ала иде Дарья Степановна. – Ике кеше өчен тү­гел, ­өч-дүрт кеше өчен эшләдем.
1938 елда аны башка реп­рессия­ләнүчеләр белән бер­гә Свердловск өлкәсенә урман кисәргә җибәргәннәр. Бу эш хәтта кызга ошаган. Дус кызлары белән бергә ул 2-3 норма үтәгән, өстәмә рәвештә сал агызуда да эшләгән.

Ул чакта Дарья бозлы суда бер генә тапкыр коенмаган. Бүрәнәдән шуып киткән дә суга чумган. Кибенергә вакыты да булмаган, чөнки норманы үтәргә кирәк.
1943 елда абыйсы Ки­риллның фронтта хәбәрсез югалуы ­турында хәбәр алалар, 1945 елда 40 яшендә абый­сы Маркел үлә.

1947 елның көзендә Полковниковлар туган якларына кайталар. Җиде кеше чит җиргә күмелгән килеш кала. Берничә ел фатирдан фатирга күчеп йөргәч, кечкенә йорт сатып алалар.

– Җибәрелгән көнне Дарья Степановна соңгы көннәренә кадәр хәтерли иде. Аларның йорты янында кешеләр җыелган, кай­берләре аларга бернәрсә белән дә ярдәм итә алмауларын аңлаганнар, кайберләре карарга дип, ә кайберләре кеше кайгысына шатланырга дип җыелганнар. Берсе Маркелның хатыны Нас­тя янына йө­гереп барган да аның матур яулыгын тартып алып үзенең башына бәйләгән. Ә Настя күз яшьләрен аран тыеп кала алган, минем тагын бар дигән, – дип сөйли И. Я. Яковлев мемориаль музее директоры Алексей Пыркин. – Дарья Полковникова шулай итеп кияүгә чыкмый кала, Маркелның улы Геннадийны тәрбияли (улы туганнан соң Настя үлә). Бертуганының улы өчен әнисе кебек була. Ул армиядә хезмәт итә, өйләнә. Дарья Полковникова бик оста куллы кеше була, бөтен ир-ат эшен эшли белә: мичен дә сала, балта остасы да була, итекләр дә тегә. Озак вакытлар почта ташучы, сөт, май җыючы, янгын частендә каравылчы булып эшләгән Дарья Степановна: “Әгәр дөньяны күрмәгән булсам, бар нәрсәгә дә өйрәнә алмас идем”, – дия иде. 90 яшенә кадәр яшәде, картлык көннәрендә күзләре сукырайды һәм аны Геннадий Маркелович гаиләсе карады.
Полковниковлар гаилә­се 1994 елның 28 июлендә реабилитацияләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев