Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр шикле әйбер тапсагыз

Шикле әйбер тапкан очракта нәрсә эшләргә? ­Аның билгеле бер кагыйдәләре бар.

–     Табылган әйбергә кагылу, ачу, аны күчереп кую яки башка чаралар күрү катгый тыела. Аның янында кәрәзле телефоннар һәм башка радиоэлемтә чараларын куллану киңәш ителми. Шикле әйбер табылуы турында полициягә яки башка вәкаләтле органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк, – дип билгеләп үтәләр Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. – Әгәр сез җәмәгать транспортында онытылып калган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, янәшәдәге кешеләрдән сорашыгыз. Аның кемнеке булуын һәм аны кем калдыруын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр дә хуҗаның кем икәнлеге ачыкланмаса, табылдык хакында шоферга шунда ук хәбәр итегез. 
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, әгәр сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз, күршеләрдән аныкы түгелме икәнлеген сорарга кирәк. Әгәр дә хуҗасы билгеле булмаса, табылдык хакында шунда ук вәкаләтле органнарга хәбәр итәргә кирәк.
– Әгәр сез учреждениедә билгесез әйбер тапсагыз, табылдык турында учреждениенең администрациясенә яки каравылчыга кичекмәстән хәбәр итегез. Табу вакытын һәм урынын игътибарга алып куегыз, шикле әйбердән һәм куркыныч зонадан кешеләр мөмкин кадәр ерактарак булсын өчен чаралар күрергә тырышыгыз. 
Вәкаләтле органнар вәкилләренең килүен көтегез, шик­ле әйбернең урнашу урынын, аны табу вакытын һәм торышын күрсәтегез. Куркып калмагыз. Шартлау ихтималы булу турында, килеп чыккан хәлне белергә тиешле кешеләргә генә хәбәр итегез, – дип киңәш итәләр ­полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев