“Агростартап” – фермерларга ярдәм итүнең яңа төре
Проект авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерүгә һәм фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итүгә юнәлтелгән.
(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова). “Агростартап”ны финанслауның гомуми күләме 37 миллиард сум тәшкил итә, шуның 16,7 миллиард сумы крестьян-фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, 18 миллиард сумы – авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә. Әлеге программа буенча быел 418 миллион сум бүлеп биреләчәк, шуның 205 миллион сумын крестьян-фермерлык хуҗалыкларының алу мөмкинлеге булачак.
“Агростартап” нигезендә грантлар түбәндәге шартларда бүлеп бирелә: баш саны кимендә 24 сыер булган сөтчелек фермалары; симертү буенча баш саны кимендә 50 мөгезле эре терлек булган фермалар; сарыклар үрчетү буенча кимендә 300 сарык, шул исәптән кимендә 100 ана сарык булган фермалар; савым кәҗәләре – кимендә 80 баш; ит юнәлешендәге, йомырка юнәлешендәге һәм яшь кош-корт үстерү буенча кошчылык фермалары; баш саны кимендә 80 ат булган ат фермалары; бер елга кимендә 5 тонна товар балыгы җитештерү (үстерү) буенча фермалар; бәрәңге, яшелчә, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, азык, техник, җимеш һәм җиләк культуралары җитештерүчеләр; куяннар үрчетү; гөмбәчелек; умартачылык – кимендә 120 умарта корты гаиләсе (бер елга кимендә 3 тонна товар балы җитештерү).
Гариза бирүчегә бәйгедә катнашыр өчен, ТР Конституциясенең 65нче маддәсе нигезендә билгеләнгән республика шәһәрләреннән тыш, ТР муниципаль районнарындагы авыл территориясендә теркәлгән; даими яшәргә яки ул башлык булып торган (булып торачак) КФХ эшчәнлеге алып бару урыны буенча муниципаль берәмлеккә даими яшәү урынына күчү йөкләмәсе һәм әлеге хуҗалык грант үзләштергән көннән 5 ел дәвамында аның эшкә урнашуының бердәнбер урыны булып торырга (булып торачагы); эшкуарлык эшчәнлегенең башлангыч этабын оештыруга субсидияләр яки грантлар алмаган булырга, шулай ук башлангыч фермер грантын алмаучы булып торырга тиеш. Тулырак – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтындагы “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр” бүлегендә белеп була.
Гаризалар кабул итү 2019 елның 6 августыннан 4 сентябренә кадәр тормышка ашырыла, адресы: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36нчы йорт, 3нче кат, 307нче бүлмә, телефоннары: (843) 221-76-85; (843) 221-76-88 (88-44).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев