Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Акчарлак” лагере – “Көндәлек могҗиза”

Районыбызның шәһәр яны сәламәтләндерү ­лагерендә балалар ялының икенче сменасы ­тәмамланды.

(Тәтеш, 31 июль, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова (автор фотосы)). Районыбызның шәһәр яны сәламәтләндерү ­лагерендә балалар ялының икенче сменасы ­тәмамланды.

Тәтештәге 2нче урта мәктәп, татар мәктәбе, гражданнарны яклау көллияте педагог­лары, Казан укытучылары әзерләгән “Көндәлек могҗиза” программасы интерактив чараларга бай булды. 
Смена ябылу көненә ял итүчеләрнең әти-әни­ләре, шәһәр кунаклары килгән иде. Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина лагерь коллективына: педагогларга, 2нче урта мәктәпнең аш пешерүчеләр корпусына, үзәк район хастаханәсе шәфкат туташына тырыш хезмәтләре, әти-әниләргә балаларын тәрбияләгәннәре өчен җылы ихтирам хисләрен белдерде. “Безнең лагерь Тәтеш районында гына түгел, башка җирләрдә дә киң танылу ала бара. Биредә булдырылган яхшы шартлар турындагы хәбәр бөтен республика буйлап тарала”, – дип билгеләп үтте Татьяна Владиславовна үзенең чыгышында.

“Акчарлак” директоры Ирина Таһирова смена активистларына, лагерьның педагогия коллективына, техник персоналга Рәхмәт хатлары тапшырды. “Балалар төрле иҗади, спорт бәйгеләрендә катнаштылар, анда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр”, – диде Ирина Борисовна, лагерьнең иң танылган “Тавыш. Балалар” (рәсемдә) дигән җыр бәйгесендә катнашучыларны бүләкләп, җиңүчеләрне хәтта интернет-тавыш бирү ярдәмендә билгеләгәннәр.  

“Акчарлак”та ял итү балаларның күңелендә озак сакланыр. Соңгы ике ел эчендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә лагерь территория­се балалар өчен яңа йокы корпусы, күзәтүле ашханә, 4 спорт мәйданчыгы, агач түшәмәләрдән ясалган үзенчәлекле сукмак, асфальтланган йөрү юлы, томалаулы беседкалар белән матур, уңайлы, заманча ял зонасына  әверелде. Шушы көннәрдә лагерьгә фонтан урнаштырылачак.

Биредә ял иткән балаларның кичерешләре сок­лану сүзләре белән тулыланды. Алар тирән тәэ­сирләрен безнең белән дә уртаклаштылар, берничәсен гәҗит укучыларга да җиткерәбез.
Кирилл Мәннанов: “Лагерь ремонттан соң матурланды, футбол, баскетбол мәйданчыклары барлыкка килде. Башка лагерьләрдә бары тик агач корпуслар гына, җылылык бирелми. Смена – бик яхшы үтте, икенче елга да киләчәкмен”.

Вадим Калеев: “Биредә елдан-ел ниндидер яңа әйберләр барлыкка килә, һәм бу искиткеч!”

Юля Костягина: “Монда барысы ды бер-берсенә булыша. Вожатыйлар да иң әйбәтләре. Баштарак көн тәртибенә күнегү авыррак булды, әлбәттә, әмма берникадәр вакыттан соң, барысы да җайлашты. Күңелле вакыйгалар күп булды, мин бик сагыначакмын, шуңа күрә истәлеккә фотога төшердем”.

Никита Гришин: “Лагерьдә миңа футбол, волейбол, пионербол уеннары ошады. 2нче мәктәпнең аш пешерүчеләре әзерләгән ризыклар күңелемә хуш килде: мин гомумән сөтле әйберләрне өнәп бетермим, ә биредәге поварлар әзерләгәнне – кире кагу мөмкин түгел. Миңа грамоталар тапшырулары ошады. 18 көн эчендә күп яхшы тәэсирләр тупладым, аларны еш  искә төшерәчәкмен”.

Алексей Косов: “Миңа яңа корпус, тәмле итеп тук­ландырулары, вожатыйларның ягымлылыгы  бик ошады”.

Полина Потапова: “Әлеге смена вожатыйларның киң күңелле булуы, Иделгә походка бару, текә музыкаль номерлар, дискотекалар, чаралар,  кызыклы фильмнар, яңа дуслар табу белән ошады – боларның барысы да сменаны искиткеч итеп уздырырга мөмкинлек бирде”.

Виктория Кондакова: “Без шулкадәр берләштек, аерылышасы да килми. Вожатыйлар һәм дусларым әйбәт. Гаҗәеп яхшы оештырылган смена өчен һәркемгә рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә”.

Дарья     Грошева: “Физкультура       җитәкчесе,   вожа­тыйлар, директор, шәфкать туташы, тәр­бия­­че­ләр бик ошады. ­Өченче сменадагы балалар­ның да актив булуларын телим”.

Сергей Какунин: “Дустым белән икәү­ләп “Акчарлак” турында җыр яздык, миңа биредә шулхәтле ошады”.

Дмитрий Малкин: “Ял иткәндә бер көн дә сагынмадым – һәр көн үткәненә караганда  кызыклырак булды”.

Камилла Павлушина: “Акчарлак”ны нык юксыначак­мын һәм бирегә ял итәргә һичшиксез тагын киләчәкмен”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев