“Акчарлак”та җәй
Дүшәмбе көнне районның “Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә балалар ялының беренче сменасы ачылды, анда ял итү өчен район җитәкчелеге тарафыннан бик яхшы шартлар булдырылган.
(Тәтеш, 23 июнь, “Тәтеш таңнары, Михаил Гордеев). Дүшәмбе көнне районның “Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә балалар ялының беренче сменасы ачылды, анда ял итү өчен район җитәкчелеге тарафыннан бик яхшы шартлар булдырылган.
Лагерьдә 75 бала өч атна ял итәчәк һәм сәламәтлеген ныгытачак.
Өстәмә белем бирү, “Башаккай” балалар бакчасы, кадет мәктәп-интернаты, гражданнарны яклау көллияте педагогларыннан торган җыелма команда балалар өчен кызыклы программа, ә тәҗрибәле аш пешерүчеләр төрледән-төрле меню әзерләгән.
Смена ачылу тантанасына ата-аналар, район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина, район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин килде. Алар балаларга яхшы итеп ял итүләрен һәм онытылмас матур кичерешләр алуларын теләде.
Ял итүчеләр әзерләгән музыкаль программа бәйрәмдә катнашучыларга рух күтәренкелеге һәм көч-кодрәт өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев