Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ахирәтенә бүләккә – район гәҗите

Олы Тархан урта мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Маштыева “ТАТМЕДИА” гәҗитләренә һәм журналларына абунә компаниясе нәтиҗәләре буенча ел саен приз ала.

(Тәтеш, 11 октябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, автор фотосы).

Быелгы ярты еллыкта да Зөлфия Дамир кызы одеял һәм  яктылык кайтаргыч әйберләр төшерелгән футболкага ия булды. Ул шулай да төп приз – телевизор алу өметен югалтмый. Мөгаллимә “Тәтеш таңнары”ннан тыш,  “ТАТМЕДИА”ның тагын ике басмасын даими яздыра, ә быел ахирәтенә “Авангард” яздырып бүләк иткән. “Гәҗитләрне һәм журналны бөтен гаиләбез белән укыйбыз. “Тәтеш таңнары”н әти-әнием кебек, үземне белгәннән бирле яздырам. Әни гомер буе хат ташучы булып эшләде, без аның янына эшкә бара һәм район гәҗитен укып, яңалыкларны беренчеләрдән булып белә идек”, – дип уртаклаша Зөлфия Дамир кызы.      
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев